Актаныш

Төшенкелеккә бирелмиләр

Кәзкәй авыл җирлегендә узган ел 2 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү буенча субсидия алган. 400әр мең сум акча ярдәмендә алар үз лапасындагы сыер санын арттыруга ирешкән. Шулай итеп бу җирлектә җәмгысе 11 гаилә дәүләттән бирелгән, кире кайтарылмый торган субсидиядән файдалана.

“2020 елда тагын 2 шәхси хуҗалык максатчан программада катнашырга теләк белдерде” – ди Кәзкәй җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев. Ул мондый андый инциаторларны хуплавын әйтте.

Терлекчелек белән җитди шөгыльләнгән авылда эш бетмәячәк, яшәү яхшырачак дигән ышаныч арта. Әлегә бу мәсьәлә  – җирлекнең иң авырткан урыны. Ике авылга 591 кеше исәпләнә. Яшьләр китә, кире кайтмый. Мәктәптә, балалар бакчасында балалар кимегәннән-кими.

Зур итеп салынган клубларны гөрләтеп тотарлык яшьләр бармак белән санарлык. Шуңа карамастан, бәйрәм чараларын бик күңелле үткәрә торган җирлек ул.

Җәй көне олылап уздырган Корбан бәйрәме әле дә телдән төшерми. Мәчеттә Гает намазы белән башлана ул. Зират кылып, бакыйлыкка күчкәннәр рухына дога кылганнан соң, халык клубка җыела. Көн яңгырлы булса да, корбан чалып, изге гамәл кылучыларга комаучауламаган. Корбан итеннән аш пешереп, авылдашлар, кайткан кунаклар катнашында мәҗлес уздырылган. Илсур һәм Лилия Ялаловлар, Символ һәм Лениза Гайнетдиновларның өлеше зур. Һәркемгә җитәрлек күңелле, матур ял бүләк иткәннәр.

Кышкы озын ялның бер көнендә, шаулатып, олысын-кечесен җыеп, чана бәйрәме дә нәкъ шушы җирлектә уздырылды. Икенче ел рәттән үткәрелеп, ул инде матур традициягә әверелеп бара. Халык күп җыела. Актаныштан, Башкортстаннан киләләр. Иганәчесе – Ринат Нурлыев. Пылау пешереп, чәй кайнатып, төрле ярышлар үткәреп, тау янын кышкы бәйрәмгә төреп алганнар.

– Кешенең сәламәт яшәү рәвеше бу, балаларны һәм өлкәннәребезне табигатькә алып чыгу, ял иттерү төп максатыбыз иде, – ди Мәхтүмҗан Хөрмәев.

Гел-гел эшкә чумып яшәргә димәгән. Мәдәният хезмәткәрләренең мондый чараларны ихластан бирелеп оештырганы күренә. Сабантуй, яңа ел кебек традицион бәйрәмнәргә самавыр бәйрәме кебек үзенчәлекле яңалыклар кертеп, үз яшәешенә үзе ямь кертүче төбәктә фантазиягә ирек киң.

Яшьләр нигә китә?

Тыңламас мәктәбендә 3 бала укый. Киләсе елда 2 бала мәктәпкә керсә, бакчада 2 бала калачак. Туучылар юк. “Мәктәпне, балалар бакчасын ябып куймасалар ярый инде”, - дип борчыла җирле халык. Кайтучылар да – пенсионерлар. Яшь чакларын читтә, шәһәрдә  үткәргәннәр дә, хәзер инде картаймыш көнен авылда яшәп уздырырга тели андыйлар.

– Авылда перспектива юк, дип китә дә, шәһәрдә озын көн заводта эшләп, арып кайта, йоклый, иртүк тагын эшенә чыгып китә. Экологиясе дә начар. Саф һавалы авылны сагынып, шәһәр мохитендә гомер кичерәләр. Ялган модага ияреп, әти-әниләре дә балаларын авылда калдырмаска тырыша, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев.

– Мин үзем дә чыгып киткән идем яшь чакта, туган җир тартып кайтарды. Бәлки әле дөньялар үзгәреп китәр, авылга җанлылык иңәр, – дип, бөтенләй үк төшенкелеккә бирелмәскә чакырды җирлек башлыгы.

Тыңламастагы җәмәгать үзәгендә җылылык аз. Түбәдән су үтә, сәхнә пәрдәсен саргайтып бетергән. Бу да – көрсенергә бер сәбәп. Ләкин кул кушырып утыручы юк. Түбәгә менеп, карны көрәп торалар. Су үткәрү линиясе сузып, элеккесе белән тоташтырып, язга чыккач, җәмәгать үзәгенә су китерү планлаштырыла. Җирлекнең грант отып, акча таба алуы да моны башкарып чыгарга мөмкинлек бирер.

Мал җанлы кеше авылны ташламый, андыйлар да аз түгел. Киресенчә, терлек үрчетү өчен җан тырмашып эшләүче, тирә-якка ямь бирүче кешеләр алар. Динар Мокыймов, Ирек Мансуров кебек тырыш ир-егетләрне авыл да ярата. Ишле мал-туар асрап, үз хуҗалыкларын үзләре үстерә. Бер үк вакытта икесе дә “Актаныш” агрофирмасында хезмәт куя. Гаиләләре дә тату.

Әнфис һәм Тәнзилә Миңнуллиннар гаиләсе дә – булдыклылар рәтендә. Икесе дә –агрофирма эшчеләре, фермада бозау караучы терлекчеләр.

Сөт сатудан гына да бер айга 72 мең сум акча керткән гаилә бу. Чөнки шәхси хуҗалыкта ишле мал асрарга вакыт табыла. Бөтенесе – 33 эре мал. Лейкозлы сыерлардан арынганнар. 3-4 тана бозауларга тора. 2017 елда дәүләт программасыннан файдаланып, 200 мең сум акча алганнар. Хуҗа кеше акыл белән эш йөртә: малны алыштырып, яшәртеп тору яклы. Балалары да тырыш, әти-әнинең төп ярдәмчеләре.

Торакны сыкы сарый, түбәсен яңартасы бар. Әйе, эшнең берсе артыннан икенчесе өелеп килә. Кече авылның әле үз проблемасы да юк түгел. Бу – көтү чираты белән бәйле мәсьәлә. 15-17 көн рәттән көтүгә чыгарга туры килә, ә чират килә дә җитә, әйләнеп карарга да өлгерми каласың. Шуңа күрә әлеге гаиләгә арендага җир алып, электр көтүлеге оештырырга тәкъдим ителде.

Терлек асрап, матурлык тудырып буламы?

Кәзкәй авылында, мәдәният йортыннан ерак түгел, бер бик матур йорт күзгә ташланды. Бактың исә, сыер саварга яраклаштырып, якты, иң мөһиме: заманча җиһазландырылган олы бер торак та төзеп куелган биредә. Фәрит һәм Люзия Нәҗмиевләр терлекчелек белән матурлыкны тәңгәл китерергә яратучы гаилә булып чыкты. Люзиянең мәктәптә укытуы сәбәпче микән? Әллә гаилә башлыгына бирелгән үзгә сәләтме?

34 урынга исәпләнгән торак узган ел гына төзелгән. Ферма төзелеше өчен махсус чыгарылган монтаж пенасы түшәмен тигезләп, ышыклап тора. Киләсе елга өр-яңа бозау торагы салу нияте бар. Азыкны да, сөтне дә “Нива” машинасы белән йөртү уңайлы, ди. 2 гектар җирдә җәйләү ясалган. Җәй көне бөтен эш шунда күчә.

Фәрит Нәҗмиев, улы Рәмзил белән бергә, Аеш, Тыңламас, Кәзкәй авылларында шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. 3 ел була инде. 22 сумнан исәп-хисап ясала.

– Әлегә 12 баш сыер асрыйбыз. Үгез, бозау, тана – барысы бергә 27 баш. Торак төзү өчен 900 мең сум кредит алдым, ай саен 30 мең сум акча түләп барам, – ди хуҗа кеше.

Программалар төрле. Ләкин әлегә берсеннән дә файдаланмаган. Ә терлек асрау нияте зурдан, берничә тана алырга исәпли.

– Авыр хуҗалыгы министрлыгының “Агростартап” программасында катнашырга киңәш итәбез сезгә, – диде Илшат Габделхәев.

3-4 млн сумга кадәр, кире кайтарылмый торган акча бирелү ихтималы турында сүз алып барыла. Районда бу проектта катнашучылар бар. Фермерлар, аграр бизнес тармагында эшләүчеләр грант алу өчен конкурста үз эшчәнлеген яклый. Бик зур ярдәм вәгъдә ителә. Вакытны сузмаска гына кирәк.

 

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: