Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Цифрлаштыру елында авыл хуҗалыгындагы документ әйләнеше фермерларга да кагыла

Хакимияттә район башлыгы Энгель Фәттаховның фермерлар белән очрашу вакытында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров цифрлаштыру елындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

               2022 ел- Цифрлаштыру елы. Татарстан цифрлаштыру программасын гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә электрон документ әйләнешенә күчү бездә авырлык тудырмаячак. Быелдан барлык хисап эшләре,  терлекләрне һәм башка авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу электрон алып барыла. 

             «Регагро» программасы буенча яшь малларны чиплаштыру,  хуҗалыкка сатып алынган яки читкә сатылган хайваннарны «Аргус» программасы аша исәпкә бастырыла, авыл хуҗалыгы продукциясен «Меркурий» системасы буенча җитештерү һәм сату оештырыла. 

Реклама

            2022 елның 1 мартыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 421 номерлы яңа боерыгы үз көченә керәчәк. Бу федераль канун нигезендә сөт продуктлары яңа кагыйдәләр буенча гына җитештерелә һәм сатыла башлаячак.  
          Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 28 июнендә чыккан 421 санлы боерыгы шәхси фермер хуҗалыклары тарафыннан сату өчен җитештерелгән сөт продукциясенә кагыла. Сатуга чыгарырга 3 сәгать кала сөт тикшерелә, сыер малына нинди дарулар бирелгән, алар да исәпкә алына. Экспертизаны "Россельхознадзор" вәкилләре үткәрәчәк. 
          Сөтне базарга чыгаручылар айга бер тапкыр бруцеллез авыруына да лабораториядә анализ тапшырырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев