Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Туган ягы тарткан

Туган җир, туган як адәм баласын барыбер үзенә тарта. Ахун авылында үскән Илнур Шәйдуллин да армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Чаллыга китеп, берникадәр вакыт шунда хезмәт куя. Әмма бәхетенең җир белән бәйле булуын бөтен күңеле белән тоя ул. Чөнки кечкенәдән үк алдынгы комбайнчы булган әтисе Шәүкәт янында комбайнчы ярдәмчесе...

Туган җир, туган як адәм баласын барыбер үзенә тарта. Ахун авылында үскән Илнур Шәйдуллин да армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Чаллыга китеп, берникадәр вакыт шунда хезмәт куя. Әмма бәхетенең җир белән бәйле булуын бөтен күңеле белән тоя ул. Чөнки кечкенәдән үк алдынгы комбайнчы булган әтисе Шәүкәт янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән егетнең күңеле кырларга талпына. Шуның өчен дә кабат Актанышка әйләнеп кайта. 2013 елның языннан "Чишмә" хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз, диләр. Илнур да үзенең МТЗ-1221 тракторы белән язгы-көзге җир эшкәртүдә, кышын терлек азыгы таратуда эшли. Агымдагы елда шушы корыч айгыры белән 2750 эталон гектар эш башкарырга өлгергән инде.
Тракторыннан бераз бушаган арада Акрос комбайнына утыра. Аның белән урып-җыюларда катнаша. Үзләренең хуҗалык игеннәрен җыйнап бетергәч, күрше "Тамыр", "Саф" хуҗалыкларына да барып эшләргә өлгергән ул. Кыр корабы белән барысы 23 мең 848 центнер икмәк суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев