Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тыңламас бүлекчәсе тырмага чыкты

Агрегатлар тулысынча әзер

undefined

“Актаныш” агрофирмасының Тыңламас бүлекчәсендә 1 апрель көнне тырмага чыктылар.  “Басуның төрле урыны бар, җитешкән, җитешмәгән җире; шулай да язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә мөмкин инде”, – диде тәҗрибәлерәк механизаторлар. Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев тә басуга килеп, эшнең барышы белән кызыксынды.

Механизаторлар ике маршрутта хәрәкәт итәчәк: кукуруз чәчү агрегаты –2 комплекс, 2 чәчү звеносы оештырылган. Тырма, культиватор, каток агрегаты һәм орлык салу машиналары тиешенчә тупланып беткән. Болар хакында баш агроном Газинур Әхмәев сөйләп таныштырды.

– Агрегатлар тулысынча әзер. Басулар әле җитешеп бетмәсә дә, 1 апрель көнне хәрәкәтне башладык. Оешып китәргә дә җиңелрәк. Һава торышы үзгәрмәсә, берәр мәртәбә яңгыр да явып китсә, 3-4 көннән барлык басуларда да хәрәкәт җанланып китәчәк, – диде ул.

Барлык 5300 гектар мәйданның 4100 гектарында чәчү алып барылачак. 1200 гектары – күпьеллык үлән җире.

Язгы кыр эшләре үткән атнада көзге бодайны ашлама белән тукландырудан башланып киткән. 1 гектарга тәэсир итү көченә 120 килограмм исәбеннән 250 гектарда көзге бодай тукландырылган. 300 гектар җирне ашлыйсылары бар әле.

1200 гектарда – берьеллык үлән, 650 гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла. Арпа – 800, бодай – 950, солы – 300, көнбагыш культурасы игү мәйданы 100 гектар тәшкил итә. Үләннәрне ел саен яңарталар, 140 гектарда люцерна чәчәргә ниятләп торалар.

– Быел язгы чәчүгә әзерлек үз югарылыгында оештырылды. 2 чәчү комплексы алып кайттык. Германиядә эшләнгән агрегатлар. Якынча исәпләп карадык, чәчүне 13 көндә бетереп чыгарга була икән. Ягулык материаллары тулысынча кайтып бетте. Өлешчә урып-җыюга да җитәрлек. 1 гектарга тәэсир итү көченнән 50 кг исәбеннән ашлама кайтарылган. Безнең план – 1 гектарга тәэсир итү көченнән 70 кг ашлама кертү. Күпмедер өлеше чәчү алдыннан, күпмедер өлеше (азотлы ашлама) чәчкәндә кертелә. Карбамид белән үсемлекләрне тукландыру фаза дәвамында алып барылачак, – диде Газинур Әхмәев.

– Агулы химикатлар белән тәэмин ителеш ничек?

– Орлыкны агулый торган химикатлар кирәк кадәр кайтарылды.Авыруларга, чүп үләненә каршы эшкәртергә дигән гербицидлар  күләме дә җитәрлек. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, чәчүне вакытында төгәлләргә үзебездән торган каршылыклар юк.

– Уҗымнар яхшы сакланганмы, салкынга бирешмәгәнме?

– Уҗымнар быел уңай нәтиҗә бирер дибез. Кыш куркытып-куркытып килде. Хәзер дә салкыннары булып алды. Карап чыктык, зыян килгәне күренмәде. Тиешле күләмдә тамырдан тукландырып, ашлама кертсәк, көзге бодайдан югары уңыш алырбыз дип көтәбез.

– Иминлек чаралары күреләме?

– Куркынычсызлык техникасы таләпләре өчен кирәкле әйберләр алынган. Исәнлекне-саулыкны саклап,язгы чәчүне тиешле күләмдә, тиешле вакытта башкарып чыгарга өметләнәбез.

Газинур Әхмәев безнең белән сөйләшкән арада механизаторларга да ярдәм итәргә өлгерде. Динар Галиуллин күпьеллыклар тырмалауга чыккан. Әле беренче генә көне. Яшьләр эшнең җаена-тәртибенә тиз төшенүчән. Сынатмаслар. МТЗ-82 тракторын иярләүче Ирек Сәлаховның да хуҗалыкта эшләвенә 1 елдан артык кына. Быел кайткан яңа агрегатны аңа тапшырганнар. Ул басуга ашлама кертә. Басу сыен Дилнас Исламов төяп, Фәнис Латыйпов кырга алып чыгып тора.

Механизаторларны көнгә 2 тапкыр ашату оештырылган. Чәчү вакытында 3 мәртәбә кайнар ризык әзерләнәчәк.

Ирек Сәлахов, механизатор:

– Техниканы үзебез ремонтладык, техник карау үткәрелде. Бүген басуга ашлама чәчү өчен яңа агрегатны алып чыктык. Авыл хуҗалыгында хезмәт куйган барлык механизаторларның да эшне исән-имин,яхшы гына башкарып чыгып, көзен мул уңыш җыйнап алуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев