Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТЫРЫШЛАР БУЛДЫРА

Яңа Әлем авыл җирлегенең хисап җыелышында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.

 

Яңа Әлем авыл җирлеге Актанышка якын булуы һәм халкының күплеге белән үзенчәлекле. Җирлектәге Яңа Әлем һәм Иске Әлем авылларындагы 555 хуҗалыкта 1500 кеше исәптә тора. Эш яшендәгеләр саны – 791. Шуларның 294е Актанышка яисә башка җирләргә барып хезмәт куя. Аларны бергә туплау, эш оештыру, әлбәттә, зур көч һәм сабырлык сорый. Шул сәбәпле, проблемалары да җитәрлек. Алай гына түгел, узган ел әлеге җирлектә терлекләр арасында нодуляр дерматит дигән йогышлы авыру чыгып, шактый хуҗалыкка зыян китергән иде. Аны алар башка җирлекләргә таратуга юл куймыйча җиңеп чыга алдыларХәзер кеше терлекләрен күз карасы кебек саклый. Һәм ихатасына чит кешеләрне кертмәү ягында алар. Хисап җыелышы көнне дә шәхси ихаталарга керү булмадыБүгенге көндә җирлектә 490 баш мөгезле эре терлек булып, шуның 122сен сыерлар тәшкил итә. Киләчәктә терлек саннарын арттырырга ниятләүчеләрнең булуы, күңелдә өмет хисләре уята

Районнан килгән делегация Рәзиф Исламхуҗинның шәхси фермасының эшчәнлеге белән танышты.

Ул үзенең эшен 2012 елда 12 сыер белән башлап җибәргән иде. Ул вакытта ТРсы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бер миллион сум күләмендә, районнан бер миллионнан артыграк ярдәм алып, ферма торагын төзегән. Тора-бара сөтбикәләрнең санын арттырып, аларны 24 башка җиткергән. Хәзерге көндә аның 62 баш мөгезле эре терлеге булып, 24 башын сыерлар тәшкил итә.

Алардан көнгә 400 килограмм тирәсе сөт савалар. Бер сыерга уртача 16-18 литр тирәсе туры килә икән.

– Бер сыерга 18.75 литр сөт сауган вакытлар да булды. Соңгы арада сөтләре кими башлады әле, – ди Рәзиф абый.

Ул әле авылдашларының сөтен дә җыя. Сөтне Мөслимнән килеп алалар, диде.

Терлекләргә азык әзерләү өчен үзенең 60 гектар чәчү җирләре бар аның. Шуның 30 гектарына – люцерна, 30 гектарына бөртекле культуралар чәчә. Җәен шулардан печән әзерли, сенаж сала. Үзенең кирәкле барлык техникасы бар. Әле күптән түгел бер чапкыч алып кайткан.

–Экскаваторы белән зиратларны, мәктәп территориясен җыештырганда да ярдәм итә, – ди аның хакында авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова.

–Малларыгызның санын арттырырга теләмисезме, – дип кызыксынды аннан Альберт Хәбибуллин.

– Арттырган саен, проблемасы да арта. Яңа торак төзергә, басуны зурайтырга кирәк була. Шушыларын саклап алып барып булса, канәгать, –  ди Рәзиф абый елмаеп.

Коры басу урыныннан шушындый КФХны сафка бастыргач, аңа әфәриннән башка сүз юк. Елның 365 көнендә дә шушы терлекләр арасында бит ул. Бәлки шуңадыр да, улларын башка юнәлеш буенча җибәрергә тели кайгыртучан ата. Үзләрен башка өлкәдә сынап карасыннар ди.

Икенче тукталыш – Илнур Сәетгәрәевнең керамзит блоклар сугу белән шөгыльләнү цехы. Альберт Хәбибуллин аның эшчәнлеге белән дә ныклап кызыксынды. 

Илнур 2009 елда үзенең бакча башыннан җир алып, коры урыннан эш башлаган кеше. Кредитлар алып, шулар бәрабәренә бина төзеп, җиһазлар алып, керамзит блоклар сугуга керешкән. Берничә кешегә эш урыны булдырган. Блокларының сыйфатлы икәнен белеп алган, төзелеш алып баручылар бирегә килә башлагач, эшләре алга киткән. Хәзер алар көненә 1100-1200 керамзит блок сугалар.

– Кышын сорау азрак булса да, җәй көне туктап торган юк. Суккан берсен алып китә торалар. Шәхси кешеләр дә, хуҗалыклар, оешмалар да ала, – ди Илнур. – Блокларның сыйфатын Дүртиледәге лабораториядә тикшертеп торабыз,  начар димиләр.

Җәй айларында ярдәмгә ялга кайткан студентларны да вакытлыча эшкә алалар. Үзләренә дә, студентларга да файда.

Илнурның: “Киләчәктә эшне дәвам итәргә иде әле”, – дигән фикеренә Альберт Хәбибуллин чын күңеленнән сөенеп:

–Молодец, иң мөһиме шул. Эшне туктатмаска кирәк, – диде.

 

Һәр гамәл җирлек өчен

Моннан бер 7-8 еллар элек әлеге авыл җирлегендәге хисап җыелышларында нигездә юл, су проблемасы күтәрелә иде. Чөнки, дөрестән дә, Яңа Әлем авылының урамнарына язын-көзен генә түгел, җәй көне яңгырлар яуса да, җиңел машиналар белән кереп булмый иде. Хәзер исә аларның барлык урамнарында да, елның нинди фасылы булуга карамастан, җиңел машина белән дә, җәяүлеләр туфли белән дә йөреп булырлык. Хисап елында да Сәхипов урамының – 380, Киров урамының 420 метр җиренә чебенка салганнар. Быел да бу эшне дәвам итәргә планлаштыралар. 19 ел буе газ кермәгән урамга да, газ трассасы сузылган. Анда яшәүчеләрнең өйләренә дә газ кереп бетәр дигән ышаныч бар. Яңа Әлем авылында яшәүчеләр хәзер су проблемасыннан да котылды. Ел дәвамында судан өзелмиләр. Инде Иске Әлем авылында яшәүчеләрне дә сыйфатлы су белән тәэмин  итү буенча эш башланган. Анысы да хәл ителер шәт. Урам аралары якты.

Узган елгы хисап җыелышында халыктан ташландык ихаталарны сүттерү буенча да сорау күтәрелгән иде. Моның буенча ел дәвамында эш барган. Шундый биш йорт сүтелгән.

Җирлектә алты социаль обьект эшләп килә. Алар барысы да, халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтә.

Яңа Әлем мәдәният йорты исә, үзенә капиталь ремонт таләп итә. Моны халык та, авыл җирлеге башлыгы да түземсезләнеп көтә. Мәктәп, балалар бакчасы, ФАПлар, ветераннар һәм инвалидлар, социаль хезмәткәрләрнең дә эшчәнлеген уңай яктан бәяләде Дилбәр Әнвәрова. Җирлектә алып барылган барлык эшләрнең дә, шул җирлектә яшәүчеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылуын исәпкә алсак, хисап җыелышы барышында берничә “герой”ның теләсә нәрсә кычкырып утыруы үзләренең культурасызлыгын гына күрсәтте. Җирлектә эшнең гөрләп баруы кайберәүләрдә көнчеллек хисләре тудыра дигән фикер дә килде. Чыннан да, эшне ир-атлар белән тигез оештыручы хатын-кызлардан көнләшерлек шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев