Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тырышканга эш карышмый: Вәзгыять киртә салмасмы?

Бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев район хуҗалыкларындагы эш барышы белән танышу сәфәрендә.

Табигать шартлары быел авыл хуҗалыгы уңганнарын юмартлыгы белән сөендермәсә дә, Актаныш районы аграрийлары булган кадәресен югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга, кышкылыкка терлек азыгын хәстәрләп куярга тырыша. Безнең эшче төркем Яңа Әлем якларының «Башак» хуҗалыгында идарә җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфис Сәлимгәрәев белән сөйләшеп алды.

Нәфис Әзһәмович, бүген нинди максаттан мондый караулар гамәлгә куелды?

— 3 июль көнне безнең республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов фәрман чыгарды. Корылык аркасында — гадәттән тыш хәл режимы башланып киткән иде. Безгә эш планнарын кирегә үзгәртеп төзү кушылды. Бүген менә районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы белән хуҗалыклардагы, шәхси сектордагы азык запасын барлап, әле күпме эшләнгән, былтыргысы күпме булмаган — шуларны тикшереп, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашып чыгабыз. Безнең азык хәстәрләнеше буенча көндәлек мониторинг бара, Казандагы белгечләргә дә саннарны җибәреп барабыз. Үзебездә дә махсус комиссия төзелде. 

Әлеге вакытка сез «Актаныш» агрофирмасы, «Нигез» һәм «Башак» хуҗалыкларын карадыгыз бит инде, вәзгыять ничек?

— Бу хуҗалыкларда салынган бер шартлы терлеккә 8 берәмлек, ә бүгенгесе көнне ул 12-14 булырга тиеш иде башка еллар белән чагыштырган вакытта. Безнең елга 8 айлык запас белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы 41 азык берәмлеге әзерләргә, дигән иде. Хәзер 35 чамасы дип барабыз, ләкин бер шартлы терлеккә 30 азык берәмлеге әзерләп чыгалсак яхшы булыр иде. Кичә без Күҗәкә, Дербышка, Суыксу аслары, Татар Ямалы якларында булып азык әзерләнеше белән таныштык. Кыяк чабып булса да шәхси ярдәмче хуҗалыклар печән ташып килә. Шулай да иң башта үзебезнең район халкын печән белән тәэмин итеп, бәясен кулай итеп куеп, 1800-2000 булса әле әйбәт булыр иде. Халыкның чарасызлыгыннан акча эшләү дә дөрес хәл түгел инде! Бәяләр буенча да уйланып бетелер. 

Аграрийларыбызга куелган төп бурыч — малкайлар саның киметмичә кышлатып чыгару һәм ак алтын булган сөтне, итне күләмен саклап калу. Явым-төшем булмау үзенекен иткән, әлбәттә — механизаторларның олы тырышлык салуына карамастан, үсентеләр буйга да күтәрелеп сөендермәгән, куелыгы да көтелгәнчә түгел. Шуңа карамастан, булганын бар тырышлыкны салып җыеп алалар. 

— Урып-җыю кампаниясен башлап җибәрдек, Аллаһка шөкер. Алдынгылыкны тотып килгән «Актаныш» агрофирмасы Чөгәнә, Әҗәкүл каршысындагы басуга төшеп арпасын сукты, әмма көткән уңыш юк... Центнер гына чыкты, дип дәвам итте сүзен Нәфис Әзһәмович.
— Шәхси хуҗалыкларга күз салганда Радик Закирҗанов икмәк ташу белән шөгыльләнә, арпаны 11 сумнан ташый. Хуҗалыклар белән сөйләшү булды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга безнең авыл халкына саламның берсен дә чәчтермичә, кысып алып бирерлек мөмкинлек була. Үзләре ала инде. 

Кемүзардан ярышып эшләүче уңганнарының эшен бүлү уңайсыз булса да, аларның да кәефләрен, хәлләрен белештек. Иң куандырганы, барлык хуҗалыкларда да яңартып кору, төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Димәк, безнең Актаныш төбәгенең авыл хуҗалыгы тармагының иртәгәсе өметле, киләсе көне дә сөенечле, дигән фикер туа.

Әйе, тырышканга эш карышмый, диелә безнең халык мәкалендә. Ә табигатьнең кырыслыгына игътибар итмичә тырышлык куйган актанышлыларны бу җәһәттән бары мактап кына телгә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев