Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тырышларга эш карышмый: «Әнәк»нең Түке кырлары ашламалана

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып киткән мәл. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы сафларында булучы «Әнәк агрофирмасы үзенең төрле авыл-җирлекләрдәге бүлекчәләрендәге эшләрен гөрләтеп алып баралар. 11 февральдән агрофирма җитәкчесе дилбегәсен Фаил Фәнис улы Газетдинов тарта.

"Әнәк"леләр язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Җирне ашлама белән тукландыруны кичә башладылар. Түке ягы басуларында 170 гектарны нибары бер смена эчендә тәмамлаганнар да инде җир-су уллары. Әлеге вакытка бүген 256 гектарны эшкәртеп тә өлгергән алар. Хәзер 165 гектарлык басуын иңли "Әнәк"нең тырыш уңганнары.
Ашламаланучы күпъеллык үлән - люцерна 700 гектарда үсә. Җир кардан тагы да ныграк ачылу белән алга таба да эшләр дәвам итәчәк.
Агрофирманың Әтәс һәм Түке авылларын берләштерүче бүлекчә мөдире Азат Шәрипов билгеләвенчә, аммиак селитрасы ашламасы белән тукландыралар. 1 гектарны - центнер ярым ашлама белән томанлап үзйөрешле "Туман" тракторы сиптергече белән тракторчы Азат Гарипов идарә итә, аңа ашламаны "МТЗ 82" белән Тәлгат Музипов ташып тора.
Игенчеләрнең тырышлыгын куәтләп, ашлама сибелгән басу быел яхшы уңышка өмет-ышаныч уята. Халкыбызның мәшһүр шагыйре Тукай шигырендәгечә, “җил дә вакытында исеп, яңгырлары да вакытында явып торсын һәм көзен келәтләребез иген муллыгына төренсен иде”, – дип телисе килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев