Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тырышларга эш карышмый: «Яшел урак»тагылар өчен кызу мәл

Мал азыгы мул булыр. «Әнәк» агрофирмасының Яңа Кормаш ягы бүлекчәсендә «яшел урак» киң колач белән бара.

Базны тизрәк тутырыр өчен җитезлек ягын күзаллап ике бригада белән эшлиләр әнәклеләр. Без беренче басуга килгән чакта Киров һәм Олыимән авылларының булдыклы егетләреннән торган Илмир Шәйхуллин бригадасы егетләре эшли иде. 
Безне терлек азыгы хәстәрләүгә җаваплы белгеч Илфак Гаянов каршы алды. 

"Әнәк"тә мал азыгы әзерләү нинди темпларда бара, Илфак Фикатович?

— Кызу бара. Безнең «Әнәк» агрофирмасында сенаж салу кампаниясе 30 майда башланып киткән иде. Салуны иң тәүдә Әтәс фермасыннан башлаган идек. Якын тирәдән, кайдан таба алдык, шуннан массаны җыйдык. Айман, Күҗәкә, Әтәс басулары кереп бетте, дип була.

Илфак абый, быел ел ничек соң, сез бит авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибәле белгеч?

— Ел үзенчәлекле килде, салкыннары да булды, яңгыры булмады! Кыш көне дә кары аз иде. Шул сәбәпледәдер безнең 1 гектардан уңыш 15 алып 40 цетнер белән бара. Участоклары белән 50 чыкканы да юк түгел, 10 да бар... Күпъеллык үләннәрнең үсеше тукталды... Көттереп торып булмый. Шуңа күрә дә орлык чыгара башлаганчы чабабыз. Бутонланганда люцерналарны, костёрларны да керттек, башка культураларны да. 


Быел әлегә 700 гектардан 23000 цетнер салынган. Хәер, «Әнәк» агрофирмасы уңганнары күләме артыннан гына түгел кумый, ә сыйфат ягына да җитди игътибар юнәлтә. Базда ике «К — 700» таптый. 

— Икенче бригадабызны Фәндүс абый Гайсин җитәкли. Аның кул астында Әтәс, Әнәк, Чынык, Минзәлә якларының Мөшеге егетләре дә бар. Елдам, тырышып эш итәләр. Бер базга җыябыз, чөнки ике җирдә — ике баз башласак, салу вакыты сузыла, сыйфаты да кими. Без 60% тирәсендә дымлылык белән салып барабыз. Чапкачтын да җыеп торабыз, дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем.

Дымлылык мәсьәләсенә дә тукталсак?

—Менә бу басуда 68% дымлылык. Шуңа күрә көтеп торуны уңай уйладык.


Сыйфат ягы — игътибар үзәгендә! План буенча эшли тырышлар! Алга таба егетләрнең уйлары Киров бүлекчәсенә Олыимән кырына күчү, борчактан салу. 
Кукурузлар берникадәр кырау нәтиҗәсендә дә, яңгырлар булмау сәбәпле дә бирешкән. Бу төр культурага — җылылык мөһим шул! Һава торышы шартлары да көйле торсын иде дә бит. 
Тулаем «Әнәк» агрофирмасында 7000 якын терлек асрала. Техника гөрелтәсе кыр-басуларда тынып тормый, шулай булгач маллар да ач булмас, иртәгәсе көнгә өмет ныклы. Эш «яшел урак» чорына 1 сменада оештырылган биредә, таптау ике сменага гамәлләштерелә. 
Һәрбер бригадада 4 «Камаз», ераграк булса тагы өстәлә. «John Deere» чапкычында хезмәт куючы Дамир абый Гыйззәтуллин мәсәлән, 1975 елдан алып туган төбәкнең басу-кырларын гизә. Эшеннән бик кәнәгать ул! Рәвис Гатин, Раил Зарипов, Дамир Бәдретдиновларны да бары тик мактау сүзләре белән язабыз.
Без булган басу 97 гектарллы люцерна иде. 

Гаяз абый Гыйльфанов 27 ел буена «Камаз» машинасын иярли:

— Сенаж ташыйбыз, җитез итеп эшләргә тырышабыз. Олыимән басуыннан Әтәс базына салдык, хәзер менә монда.
Көнгә ничә юл ясыйсыз, хезмәт көнегез ничәдән җанланып китә?
— 7 юллап чыга инде, өйрәнелгән. Эштән зарланган чак юк инде(елмаеп). Эш көнем иртәнге сәгать 6 башлана.

Сез бу фотосурәттә «Камаз» шофёрлары булган «яшел урак» алдынгыларын Рәвис Мөхәммәтҗано һәм Илдар Сабировны күрәсез. 

Сергей Фёдоров, Марат Әхәтов һәм Илшат Хәйбуллинны безнең эшче төркем Яңа Кормашта урнашкан сенаж траншеясендә кайнаган эшчәнлек барышында тап итте.
Сергей Фёдоров, Мөшегеән килеп эшли, аның белән сөйләшеп алыйк:

—Мин биредә 5нче сезон эшлим. Сыйфат, базның сыйфаты һәм трамбовка өчен җаваплыбыз. Ватылу була кала калса, алмашабыз. Тәгәрмәч менә тишелгән иде, «ә дигәнче"  алмаштырылды, сменага кадәр эш беткән иде.


Илшат Хәйбуллин, «К — 700» эшләп йөри, аның белән гәпләшеп алыйк:

— Тәүге ел гына хезмәт куям монда. Иске Сәфәр авылыннанмын. Куелган бурычларны, билгеләнгән максатларны исән-имин башкарып чыгарга насыйп итсен Ходай!


Баз тикшерү өчен ваакумлы полиэтилен кулланылачак икән. Барлыгы 25 тонна масса керәчәк Яңа Кормаш ягына. Мул азык — мул продукция нигезе, диләрме әле? Биредә тупланган мал азыгын витаминнарга бай итеп баланслап кулланып, иң югары нәтиҗәлелеккә ирешүләре әнәклеләрнең алга таба да дәвам итәчәгенә ныклы ышанабыз.

Репортажның дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев