Төзек тораклар арта
Эш шартлары тудырылгач, хезмәт хаклары вакытында һәм тиешенчә түләнгәч, әлбәттә күңел була. Тиздән биредәге яңартылган торакта тагын бер савымчыга шушылай яхшы шартлар булачак.
Республикада эшләп килүче төрле программалар нигезендә районда шактый эш башкарыла. “Сыер торакларына капиталь ремонт” программасына быел район буенча 100 башлык – 10, 200 башлык 7 торак кертелгән. Бүген аларда тулы көченә эш кайный. Безнең иҗат төркеме “Нигез” хуҗалыгында булып, эшнең барышы белән танышып кайтты.
Әлеге хуҗалык та язын терлекләре җәйләүгә чыгып киткәч, барлык торакларын дезинфекцияләп, чистартып, терлекләр кайтуга әзерли. Узган ел алар “Сыер торакларына капиталь ремонт” программасы кысаларында 100 башлык торакка реконструкция ясаганнар. Аның идән, түшәмнәре эшләнгән, стеналары ныгытылган, ТСНнары яңартылган. Үзләре көче белән 160 башка исәпләнгән өр-яңа торак та төзеп куйганнар.
Быел исә, әйткәнемчә, 200 башлык торакка реконструкция эшләнә. Бу торак инде 1984 елда төзелгән булган.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәһим Гарифҗанов безне эшнең барышы белән таныштырды.
– Май аенда терлекләр җәйләүгә чыгып киткәч, әлеге торак тулысынча диярлек сүтеп, кире җыелды. Инде үзегез күреп торасыз, түбәсен эшләп бетерәсе, яңа җиһазлар гына урнаштырасы калып бара. 15 августка терлекләр җәйләүдән кайтуга биредә эш төгәлләнергә тиеш дибез, – ди ул. – Әлеге эшләрне читтән килгән ремонт бригадасы башкара. Аларның хезмәтеннән канәгать.
Элек биредә сыерлар бәйле ысул белән асралган. Савымчыларга аларны бәйдән ычкындырып, кире бәйләү шактый мәшәкатьләр тудырган. Хәзер исә торакны сыерларны иркендә асрау өчен көйлиләр. Бу эшче кадрларга ихтыяҗны да киметәчәк, ди зоотехник. Чөнки бер савымчы биредәге сыерларны саварга җитешәчәк икән. Әлеге торакка яңа кайтачак 100 баш тананы урнаштырырга ниятлиләр. Киләчәктә биредәге малларның саны 160 башка җитәр, диләр.
Без барганда узган ел төзелгән яңа торактагы малларга трактор белән ашарга өләшәләр иде.
– Болары җәйләүгә чыкмадымыни? – дигән соравыбызга, Фәһим Гарифҗанов:
– Терлекләрне лейкоздан арындыру максатыннан җәйләүгә лейкозлы малларны гына чыгардык. Чисталары торакларда калды, – диде.
Шулай булса да, барлык тораклар чистартылып, дезинфекция үткәрелеп, аларга терлекләр кире кертелгән.
Көндез булуга карамастан, савымчы булып эшләүче Илсөяр Яһүдина сөтбикәләре янында кайнаша иде.
– Авылга килен булып төшкәнемә 11 ел булды. Шул вакыттан бирле сыер савам. Көнгә өч тапкыр киләбез. Элек сыерлар бәйдә булгач, аларны ычкындырып прогулкага чыгара, керткәч кире бәйли идек. Хәзер хезмәтебез күпкә җиңеләйде. Сыерлар иркендә йөри. Үзләре утарга чыга, кереп, суын эчә. Мин исә асларын гына җыештырам. Бүгенге көндә минем карамакта 96 баш сыер бар. 120гә җиткән вакытлары да була. Зарланмыйм, җитешәм, – диде ул канәгатьлек хисләре белән.
Шушылай эш шартлары тудырылгач, хезмәт хаклары вакытында һәм тиешенчә түләнгәч, әлбәттә күңел була. Тиздән биредәге яңартылган торакта тагын бер савымчыга шушылай яхшы шартлар булачак дигән фикер белән кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев