Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңай бәя бирелде

Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан 2 май көнне районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район басуларына күз салгач, министр "Ташкын" ҖЧҖдә хуҗалык җитәкчеләре, идарә белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. "Иманыбыз камил, быел да республиканы зур икмәк...

Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан 2 май көнне районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Район басуларына күз салгач, министр "Ташкын" ҖЧҖдә хуҗалык җитәкчеләре, идарә белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. "Иманыбыз камил, быел да республиканы зур икмәк белән сөендерерсез!"- дип йомгак ясап, үз фикерен җиткерде ул. Шулай ук җәйге чорда, республика бюджеты тарафыннан сөтчелек тармагына икътисади тотрыклылыкны тәэмин иткән ярдәм күрсәтеләчәген искәртте. Әлеге ниятне чынга ашырыр өчен 1 млрд. сумга якын финанслау кирәк.
Министр, Яңа Әлем авылында уңышлы эшләп килгән, Рәзиф Исламхуҗинның гаилә фермасы, "Башак" ҖЧҖнең җәйге лагере, "Мехотряд" һәм "Агроснаб" ҖЧҖләренең эшчәнлеге белән дә якыннан танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев