Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңай бәяләндек, әмма...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә махсус комиссия 15-16 ноябрь көннәрендә район хуҗалыкларында булып, җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасының дәүләт стандарты нигезендә кышкы саклауга куюны һәм 2017 елгы кыр эшләренә техника ремонты барышын тикшерде. Жирәбә нигезендә 8 хуҗалык тикшерелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча техниканы саклауга кую һәм ремонт барышы уңай...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә махсус комиссия 15-16 ноябрь көннәрендә район хуҗалыкларында булып, җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасының дәүләт стандарты нигезендә кышкы саклауга куюны һәм 2017 елгы кыр эшләренә техника ремонты барышын тикшерде. Жирәбә нигезендә 8 хуҗалык тикшерелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча техниканы саклауга кую һәм ремонт барышы уңай яктан бәяләнде.
Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә игътибардан читтә калмады. Бигрәк тә салдырылган узелларны саклау урыны булмау, ремонттан чыккан техниканы көнендә үк кышкы саклауга куймау, ремонт урыннарында техник документациянең җитешмәве, ремонт графиклары, хезмәткә түләү, кабул итү актларының булмавы ассызыкланды. Инженер-техник хезмәткәрләрнең документлар белән вакытында эшләп бетермәве күренде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев