Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңай яклары да, кимчелекләре дә барланды

Район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, идарә белгечләре,хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы  «Нигез” хуҗалыгында узды. 

 

–2020 ел безнең хуҗалык өчен начар  булмады. Барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен һәм хезмәт хакына түләүне  арттыра алдык, – диде хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов семинар башында. 

Быел да хуҗалык барлык көзге кыр эшләрен үз көче белән башкарып чыккан. Бөртеклеләрдән, рапс белән җитенне дә кертеп, 5 мең центнер күләмендә тулай җыем алганнар. Үзләренә җитәрлек күләмдә чәчүлек орлыкларын әзерләп, кондициягә китереп куйганнар. Әз күләмле борчак, бодай, солы, арыш орлыкларын алар капчыкларга тутырганнар. Мондый алым оригинал орлыклар өчен, агулап та тутырсаң, аеруча отышлы, диде белгечләр. 

“Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге”федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрвәров көзге культураларның торышы белән таныштырды. 

–Көзге культура уҗымнары кышка начар кермәде. Кар калынлыгы 13 сантиметрны тәшкил итә. Кар купшы, көчлерәк җил чыкса, ул аны очыртып бетерәчәк. Туфракта туң катламы 12 сантиметр, ләкин дым юк. Бу, безне сагаерга мәҗбүр итә, –диде ул. 

20 декабрьләр тирәсендә көзге культураларның торышын тагын бер тапкыр тикшерү өчен анализ алыначак. Көздән тукландыру кертелгән участокларның уҗымнары яхшы кышлар дигән өмет бар. 

Кышка яңа гына аяк бассак та, вакыт узганы сизелми. Шуның өчен яңа сорт орлыкларны юнәтүгә дә игътибарны киметмәү зарур. Алты хуҗалык бу юнәлештә яхшы эшләгән. 

– “Нур, “Таң”, Нур Баян исемендәге, “Эконом”  хуҗалыкларына – бодай, “Таң”,  СПСК “Агыйдел”, “Ташкын”, “Чиялек”, “Саф”, “Эконом” хуҗалыкларына, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларына – арпа, “Таң”, “СПСК “Агыйдел”, “Ташкын”, “Чиялек” хуҗалыкларына –солы, СПСК “Агыйдел”, “Таң”, “Наратлы” Нур Баян исемендәге, “Ташкын” хуҗалыкларына борчакның яңа сорт орлыклары кирәк, – ди Әфкә Сәрвәров. 

Хуҗалыкның ындыр табагы техникасы тәртипләп саклауга куелган. Орлык сакланучы складлары да чиста. Хуҗалык киләсе ел уңышы өчен 80 тонна катлаулы ашлама кайтарткан, әле аны туплау дәвам итә. 

Хуҗалык кечкенә булса да, машина -трактор паркын яңарту буенча ел саен шактый суммалар тота. Быел да 23 миллион сумлык техника алганнар. Алга таба да ТСН, печән кысу җайланмасы, трактор алырга исәплибез, диделәр.  

МТПда хезмәткәрләгә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Киенеп-чишенү, юыну урыннары булдырылган. Хезмәтне саклау бүлмәсе ясалып, ул җиһазландырылган. Аккумуляторларны саклау өчен махсус бүлмә ясалган.  Техника ремонтлый торган бүлмәләрнең барысы да җылы. МТП мөдире Рафил Маликовның үз хезмәтенә җаваплы каравын, хезмәткәрләр белән уртак тел табып эшләвен уңай яктан бәяләделәр. 

Хуҗалык соңгы елларда киң алымлы агрегатларга өстенлек бирә. Аларны инде төзәтеп куйганнар. Бүгенге көндә бөртекле культура суктыру комбайннарын ремонтлыйлар, аннан терлек азыгы әзерләүче техника ремонтына керешәчәкләр.
Семинарда катнашучылар терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләре белән дә танышты. Хуҗалыкның барысы 1430  баш мөгезле эре терлеге булып, шуның 430 баш тирәсен савым сыерлары тәшкил итә. Көнгә 7300 килограмм сөт җитештерәләр. Сөт җитештерүләре узган елга караганда 12 процент артыклык белән барса да,  моның белән канәгатьләнергә җыенмыйлар. 

–Сөт–хуҗалыкның яшәеше. Шуның өчен дә аны җитештерүне арттыруны максат итеп куябыз, –диде Дамир Җәлилов та. 

Ветеринария лабораториясе белгечләре тарафыннан аларның сөтбикәләренең кан анализлары тикшерелгән, нормаларга туры килә, –диделәр.

Сыерларның торышына караганда, бу хуҗалык сөтбикәләре көнгә 18 литр гына сөт бирергә тиеш түгел. Кайда хата? Нәрсә эшләнеп бетмәгән? Әлеге сорауга ачыклыкны лаборатория һәм ветеринария белгечләре кертте. Азык рационында тайпылышлар бар икән. Шуларны ачыклап, лаборатория белгечләре аларга яңа рацион тәкъдим иткән. Хуҗалыкның сенажы артык дымлы салынган. Шул сәбәпле, ул азыкта да чагылыш тапкан. Торакларда да һава артык дымлы, нәтиҗәдә терлекләрдә тояк авырулары барлыкка килә. Бу да сөт җитештерүне киметә, диделәр. 

Юнәлешле терлекләр белән ныклап эшләргә кирәклеге дә ассызыкланды семинар барышында. Ике-алты айлык тешеләрдән тиешле үсеш булмаганда, аларны сыер иткәч, күпләп сөт алу хакында уйлыйсы да юк. Әлеге киңәш районның барлык хуҗалыкларына да кагыла. 

– Кыш бик әйбәт килә. Артык суык та түгел. Хәзер малларны тулысынча кышкы рационга күчереп, бар игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә кирәк, – диде район башлыгы киңәшмәне йомгаклап. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар нигез