Актаныш

Ул хезмәте һәм җиргә хөрмәте белән танылды

Җиргә нык адымнар белән басып йөрүче, һәр сүзен уйлап сөйләүче, киләчәккә карап эш итүче әлеге олпат затка һич кенә дә үз яшен биреп булмый. Егетләргә хас егәрлек белән үз вазифасын төгәл һәм намус белән башкара ул. Бик күп яшь белгечләргә киңәш бирерлек тәҗрибәсе дә бар. Язмам, районда бик күпләргә таныш,...

Җиргә нык адымнар белән басып йөрүче, һәр сүзен уйлап сөйләүче, киләчәккә карап эш итүче әлеге олпат затка һич кенә дә үз яшен биреп булмый. Егетләргә хас егәрлек белән үз вазифасын төгәл һәм намус белән башкара ул. Бик күп яшь белгечләргә киңәш бирерлек тәҗрибәсе дә бар. Язмам, районда бик күпләргә таныш, үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылаучы Рәфит Мирзаһитов турында.
Районның җир белгече, диләр аның хакында. Бу чыннан да шулайдыр. Чөнки районда Рәфит абый аяк басмаган бер генә басу да калмагандыр. Һәр басуны, аның һәр почмагында нинди культура яхшы үсәсен биш бармагы кебек яхшы белә ул. Шуңа да хуҗалыкларның баш белгечләре аның киңәш-тәкъдимнәрен истә тотып эш итә.
Тумышы белән Рәфит абый Яңа Әлем авылыннан. Мосаллия апа белән Яһүдә абыйның дүрт баласының иң тәүгесе булып дөньяга килгән. Үзен белә башлаганнан бирле бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә өлешен керткән, әти-әнисенә мал-туар карашкан. 5нче сыйныфны тәмамлагач, Хәниф абый Хәсәновта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләвен, ә 6нчы сыйныфтан соң, җәйге каникулларда терлек көткәнен әле дә сагынып искә ала.
Ул вакытта Риф абый Имамов бригадир иде. Ничек миңа шул тикле малны ышанып тапшыргандыр, хәзер дә аптырыйм ,-дип елмая.
Рәфит абый спортны да бик яраткан. Барлык ярышларда катнашып, урыннар алган. Киләчәктә спорт өлкәсеннән китәсе килгән. Ләкин, язмышның усал шаяруы аларны бик иртә ятим иткән. Рәфит абый 8нче сыйныфта укыганда әниләре Мосаллия апа бакыйлыкка күчә. Шул минут Рәфит абыйның тормышының астын-өскә китерә. Мәрхүм Дәниф абыйсы: " Тамагың тук, эшләргә эшең булыр, агроном бул, энем",- дип үгетли. Аның киңәшләрен истә тотып, Рәфит Мирзаһитов Минзәлә совхоз-техникумының агрономнар әзерли торган бүлегенә керә. Укуын тәмамлауга, армия сафларына алына. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килә. Яшь белгечне "Агыйдел" колхозына агроном итеп җибәрәләр. Авылдашы Риф абый Имамов җитәкчелек иткән хуҗалыкта Рәфит абый хезмәт юлын башлый.
- Ул мине авылдашы буларак, якын итеп эшкә өйрәтте. Командировкалардан кайткач, төнге берме, икеме үзенә шалтыратып хәбәр итәргә куша иде. Беркайчан да ник шалтыраттың димәде. Хәлләрне сорап, исән-сау кайткач, әйбәт булган дип әйтә иде. Кимчелекләр булганда, әйтеп, төзәтү мөмкинлеге бирде. Мин Риф абыйга нык рәхмәтле, -ди Рәфит абый.
1981 елда аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә агроном -агрохимик итеп күчерәләр. Биредә хезмәт куйган вакытта районның органик һәм минерал ашламалар белән эшләү буенча танылган еллары була. Ул елларда басуларга миллион тонна тирес чыгарылган.
Райком секретаре Равил Камилҗановның тәкъдиме белән 1981 елда Рәфит Мирзаһитовны "Игенче" колхозына баш агроном итеп җибәрәләр. Бер сезон эшләгәч, зуррак "Чишәмә" колхозына күчерәләр.
-Монда килгәч, миңа дүрт кенә ай булса да Ясәви Хөсәенов кул астында эшләргә туры килде. Аннан Фикус абый Зарипов белән 6 ел бергә эшләдек.
Еллар үткән саен тәҗрибәсе ныгый барган белгеч, биредә дә сынатмый. Районда иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләре алдан әзерләнгән план нигезендә алып барыла. . Иген культураларының сортларын сынау өчен тәҗрибә участоклары булдырыла. Беренчеләрдән булып рапс чәчелә, кукурузны бөртек өчен дә игә башлыйлар.
Кукурузның чәкәнен җыеп, туратып, базга салуны, ягъни карнаж ясауны эшлиләр.
1989 елда Рәфит Яһүдә улын "Җиңүнең 40 еллыгы" колхозына партия оешмасы секретаре итеп җибәрәләр. Биредә хуҗалык җитәкчесе Рафис Шәйхуллин белән бергә уртак тел табып эшлиләр. 1990 елда исә аны "Уңыш" хуҗалыгына җитәкче итеп билгелиләр. Биредә биш ел хезмәт кую дәверендә Рәфит Мирзаһитов хуҗалык мәнфәгатьләрен генә түгел, биредә яшәүчеләрнекен дә кайгырта. Аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча шактый эшләр эшләнә. Иң элек авылда электр линияләрен алыштыру буена реконструксия эшләре башкарыла. Гомер буе суга тилмереп яшәгән Яңа Кормаш авылы халкы нәкү шул елларда сулы була. Су скважинасы казылып, су линияләре сузыла. Шәхси хуҗалыкларны электр белән җылытуга күчерү өчен проект эшләнә.
1995 елда исә Рәфит Мирзаһитовны кабат район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә терлек азыгы әзерләү буенча баш агроном итеп чакыралар. Ул вакытта район буенча 32 меңнән артык терлек исәптә була. Авыл хуҗалыгы тармагын биш бармагы кебек белгән, ул вакытта районның баш агрономы булып эшләүче Ренат абый Шәрипов белән бар игътибарларын терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләүгә юнәлтәләр. Шул вакытта гына терлекләрдән югары продукция алып булганлыгын яхшы аңлый ул. Иң элек күпьеллык үләннәрнең мәйданнары арттырыла. 12 мең гектардан 22 мең гектарга җиткерелә.
- Соңгы елларда аның мәйданын берникадәр киметтек. Чөнки җыеп алу вакытына сыешып булмый, -ди белгеч.
2006 елда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче итеп Дәниф Харисовны билгелиләр. Шул көннән башлап, Рәфит абый белән Дәниф Харисовның максатлары да, бурычлары уртак. Иген культураларыннан мөмкин кадәр мул уңыш алу һәм арзан бәягә, сыйфатлы игенчелек продукциясе җитештерү.
2008 елдан Рәфит абый район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Һәм бүгенге көнгә кадәр игенчелек тармагын алга җибәрү буенча көчен кызганмый. Әле дә игътибарын күпьеллык үләннәрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтә.
- Көзге культураларның мәйданнарын арттыруга да нык игътибар бирәбез. Шулар барәбәренә 2010 елда булган корылык чорында да терлекләргә кышка җитәрлек азык туплый алдык, -ди ул.
Шулай ук республикада беренчеләрдән булып, орлыкларны ике-өч компонентлы препаратлар кушып, җылы су белән агулауга игътибар бирү, орлык агулау машиналарын яңарту, гербицид сибү агрегатларына капиталь ремонт үткәрү, әлеге агрегатларда эшләүчеләрне укыту бурычы куелу да республика буенча иң чиста басулар булдыруга, һәм гомуми уңыш буенча беренче бишлектә баруга тәэсир итә. Быел да кайбер басулардагы утрача уңыш 70 центнердан артыкны тәшкил иткән икән, димәк сөенергә нигез бар.
Тырыш хезмәтләре бик күп сандагы мактау кәгазьләре, хезмәт ветераны исеме белән бәяләнгән Рәфит абый тормышыннан канәгать.
Әгәр яшьлеккә кире кайтып, кабат һөнәр сайларга туры килсә дә, мөгаен, шушы юлдан китәр идем. Мин аның тынгысыз хезмәт икәнен белеп үстем. Иртә торырга, соң ятарга кирәген дә аңладым. Шулай булса да хезмәтемне яратам, -ди юбиляр.
Аның шулай тынгысыз хезмәтен гаиләсендә дә аңлыйлар, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Чалманарат авылында эшләгәндә танышып, уртак хисләр мәхәббәткә әйләнгән, Чөгәнә авылы кызы Ләйсән белән 19841 елда гаилә корып яши башлыйлар. Тормыш иптәшен кайда гына күчерсәләр дә, Ләйсән апа беркайчан күченү мәшәкатьләреннән зарланмыйча, ипләп кенә ияреп йөри. Кызлары Чулпан белән уллары Алмазга дөрес тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Чулпан бүген Казанда яши, гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта. Алмаз Казандагы электр челтәрендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Гаиләсе бар, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.
Егерме ел Актанышта яшәсә дә, Рәфит абый өчен туган авылы якын һәм кадерле. Шуның өчен дә Яңа Әлемдә йорт җиткереп, быел шунда күчеп яши башлаганнар. Вакыт бер мизгел кебек кенә. Артка борылып карасаң, шактый еллар узылган, бик күп эшләр башкарылган. Җентекләп, һәрберсен күздән кичерсәң, барысы да халык өчен дип эшләнелгән бит. Шуңа да Рәфит Мирзаһитовны һәр авылда таныйлар, яратып, үз итеп дәшәләр, хөрмәт итәләр. Аның өчен иң зур мәртәбә әнә шулдыр. Бу көннәрдә исә Рәфит абыйның телефоны тынып тормый. Бик күпләр үзен юбилее белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерә. Без дә аларга кушылып, Рәфит абыйга сәламәтлек, тагын бик күп еллар районның игенчелек тармагын үстерүдә үзеннән өлеш кертүен телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: