Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Умартачы буласың килсә: Февральдә омшаник ешрак тикшерелә

Умартачылык–ел әйләнәсенә көчле игътибар, җанлы тырышу таләп итә торган шөгыль. Умарталарны омшаниклардан, келәтләрдән чыгарырга иртә булса да, һәвәскәр умартачылар эшләрен дәвам итә.

           Без дә ярдәм йөзеннән “Умартачы буласың килсә” исемле рубрика ачып җибәрергә булдык. Биредә сез төрле файдалы киңәшләр табарсыз, ә кемнәрдер бу татлы-баллы хезмәт белән мавыгып китәр.
           ФЕВРАЛЬ аенда умартачы кышлау урыннарындагы бал кортлары янына килгәндә һәрвакыт җыйнак, сак һәм төгәл булырга тиеш. Шунсыз ярамый. Чөнки ул тере җаннар белән эш итә, аларга ярдәм күрсәтергә тырыша. Моны бал кортлары омшаникта, өй базында яки кар астында, я булмаса башка берәр ышык урында (мәсәлән, келәттә, буш өйдә һ.б.) кышлаганда, инстинкт буенча сизеп тора дип фараз итәләр.
         Бу айда умарталар янына ешрак керелә. Аскы леток янындагы үлгән кортларны тимерчыбык ярдәмендә тартып чыгарабыз. Умартага саф һава күбрәк керсен өчен өске леток та тулысы белән ачып куела. Бу чорда Инә ячейкаларга йомырка сала башлый инде. Умарта кортларына саф һава торган саен тагын да күбрәк кирәгә. Саф һаваның вентиляциядән умарта янына ничек керүенә игътибар ителә.
              Һаваның дымлылыгы һәрвакыт искә алына. Аны я махсус психрометр ярдәмендә, ул булмаса, үзең ясаган психрометр белән белергә мөмкин. Дымлылык нормадан арткан чакта да, кимрәк очракта да бал кортлары кыенлык кичерә. Шуңа аны тигезләү чарасын күрәләр. Аны психрометр ярдәмендә ничек итеп белү, дымлылык югары яки түбән чакта көйләү ысуллары бар. Аны карап, үзең кулланып була. Дымлылык уртача 75 % булырга тиеш.

Әзерләде Юлай Низаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев