Актаныш

УМАРТАЧЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ: Үзең ничек без дә шулай!

Җырлардагы бу сүзләр бал кортларына да тап килеп тора.Син аларга күпме яхшылык күрсәтсәң, эшеңне тынычрак башкарсаң, саксыз кыйланып, берсен дә үтермәсәң, кортлар борчылмыйлар.

                               Артык чагып бармыйлар. Без монда артык чагып бармыйлар дип алар һөҗүменә урын калдырган кебек булдык. Шунысы билгеле, кешеләр генә түгел, һәрбер тереклек үзенең җанын, кулындагы әйберен  читләргә бирмәскә тырыша. Казлар чукый, бозавын алып китә башлаганда сыер сөзү белән яный,  ихатаңа читләр керә башласа – этләр өрә, азыгын алдыннан алырга итсәң–тешләшә, оясына менгән  мәчеләрне кошлар күмәкләшеп куркыталар һәм куып төшерәләр дә. Ихатаңдагы берәр тавыкны куркытып кара, хәзер аны яклашырга әтәч йөгереп килеп җитә дә өстеңә куна. Санап китсәң андый күренешләрне күпләп китерергә мөмкин. Өзгән чакта хәтта үсемлекләр дә карышкандай итә, өзелгән тавышны ишетәсең. Ә инде агач ботагын сындырганда йөрәккә тиеп шартлаган тавыш чыга. Табигатьтә һәр тереклек һәм җансыз әйберләр шулай үзләрен саклагач, җыйган балын алып суыртканда кортлар нигә карышмасын да син ялгыш үтергән иптәшләре өчен ничек, үч алып, чакмасыннар икән? Менә шуңа күрә эшләгәндә кортларның бәйләнүенә исең китмәсен, чагалар икән ачуланып, каты итеп сүгенә башлама. Алар да җан ияләре, эзләп җыйган  азыкларын бирәсе килмичә, нинди юллар белән булса да көрәшергә тиештер бит. Әгәр син    умарталарың янына барып, капкачын ача башлаганда ачулары килә башлый икән, борчылма. Ничек тә аларның җаен эзлә. Чага башласалар да тынычрак бул.Чөнки эшче кортларның бурычы өйне сизгер саклау икәнен әйттек бит. Бу синең хәтереңдә торсын. Алар белән үзең ничек аралашасың, эш башлыйсың, сиңа карата кортлар да шундый карашта. Кайвакыт эшче кортлар шулай тынычсызлана башлый, хәтта төтен ярдәмендә  җиңү мөмкин түгел. Каян юл таба, сине шуннан кереп чага. Табыш алу сезонында эштән кайтучы кортлар юлында торып кара, озак түзә алмыйсың. Йөк белән кайтучы яки эшкә баручы кортларның сиңа килеп бәрелгән берсе ачу белән ялангач җиреңә угын батырыр. Үзе һәлак булыр, әмма искәртмичә калмас. Эшләүчеләрнең юлында баганадай басып торма, янәсе. Эшкә комачаулама. Шунда ук аннан икенче урынга китмәсәң, үч алучылардан кая керер урын тапмассың. Син аларны тиешсезгә борчыма, шул чакта берсе дә тимәс. Вакытсыз умартаңны ботарламасаң, тагын сиңа килеп бәйләнмәсләр. Умарта асраган кеше  көннең кайсы вакытында  кортларның тынычрак булуын чамалап эшен башлый... 
                               Аяз, җилсез көннәрне, эшче кортларның күбесе табыш артыннан киткәндә умартачы алар янына килә. Эш башлагач, син кортларның берсен дә үтермәскә тырыш. Рамнарны кузгатырга туры килгәндә,   арага яки стенага ялгыш та кысма. Аларны  бармакларың белән  изә күрмә. Бик кычкырып сөйләшеп, ачуларын китермә. Аерым семья кортлары төтенне артык күп куллансаң, ачуларын кабарта. Кирәккәндә  күрекне бер-ике басып, әз генә төтен җибәрү, эш азагына җитәргә мөмкин. Умарта караганда битлекне бөтенләй ачып куеп эшләгән кешеләр аз түгел. Үзебез дә кайвакыт  семьяларның кайберсен шулай тикшерәбез. Сөйләп үткәнебезчә, урта урыс токымлы кортлар усалрак шул. Анысы бәхәссез, яшермибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: