Актаныш

УМАРТАЧЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ:Ел мизгелләрендә–4нче ай

АПРЕЛЬ. Һәр елны диярлек, апрель аеның беренче яртысында кортларны җәйләү урыннарына чыгарабыз. Күләгәгә урнаштырылган термометр 8-10 градус җылылыкны күрсәтә икән, кояш нурлары төшкән урында җылылык аннан бик күпкә артып китә. Менә кайчан умартачыга җаваплы эшләр башлана.

                                        Ул инде кышлату урыннарында биш-алты ай буена, эчәкләрен азык белән тутырып, кая  илтәргә белмәгән һәм көн саен тышка, саф һавага түземсезлек белән омтылган  бал кортлары гаиләләрен бакчаларга урнаштыру чарасын күрергә әзерләнә.
                                        Умарталарны чыгарганда каеш һәм агачлар яки тимердән ясалган носилкалар куллану яхшы. Алай умарта тигезрәк йөри. Ике кеше куллары белән ике яктан күтәргәндә, кайвакыт, күкрәкләре ялгыш этеп, капкачны яки капкач астындагы тартманы кузгаталар да  кортлар чыга башлый. Менә китә бәхәс. Чыгарыр алдыннан  умарта белән капкачны нык кына бәйләп кую зыян итми.          

          
                                        Эш вакытында, умарталарны чыгарганда, шулай ук омшаникка керткәндә артык бәргәләнмәгән, тынычрак  һәм бик ашыкмый торган танышларны, дусларны чакырыгыз. Мөмкин булганда үткән елларда шундый эштә катнашканнарга әйтергә тырышыгыз. Бу эштә бер ярдәмләшкән кеше, умарта күчергәндә ничегрәк тотынырга икәнен  алдан ук белеп тора. Иптәшләрен дә  өйрәтә. Билгеле булуынча, кортлар белән эш иткәндә тынычлык саклау – иң мөһим таләпләрнең берсе. Корт ояларын кулга тотканнан алып урынына куйганчы төгәл булырга кирәк. Кычкырып сөйләшсәң, сәбәбе килеп чыгып,  каты сүгенеп алсаң, кортлар шунда ук сизенә. Аннан борчыла башлый. Тышка чыгарга  тишек, ачык урыннар эзли. Гөжли һәм иптәшләрен дә чакыра. Чамаламый калсаң, урын табып, чыгарга да мөмкин. Умартаны күтәреп барганда берәрсе килеп бәйләнә башласа, чагуыннан куркып, носилканы ташлап китеп баручыны да күргән бар. Андый кешегә нигә умартаң уртага ярылмаган, аның өчен барыбер. Умарта кертеп, чыгарганда менә шундыйларны чакыру дөрес түгел. Шаян сүзләр белән алдан ук җитәрлек сөйләшеп тә алабыз, егетләрне  тынычландырмыйча булмый. Кортлар чыгардай тишекләрне үзем яхшылап томалау кирәк. Мондый чакларда леток беразга  ябылып торса да һава аларга җитәрлек була. Капкачлары яхшы итеп ябылганмы, башка урыннарыннан эчтәге кортлар чыгарлык түгелме? Шуны тикшерегез. Кайвакыт күтәреп чыгарганда оялар өстендә яки стенасында адашып йөргән берәр корт күренеп калса, умартаны тизрәк җиргә куярга, «Кортлар чыга башлады»,– дип кычкырырга ашыгучылар юк-юк та да булгалап тора. Бер-ике корт оя түбәсендә дә, летокта да, стена тышында да күренергә мөмкин. Алар кешеләр омшаникка эш белән кереп-чыгып йөри башлаганда ук, ни булачагын алдан сизенеп тора. Тик андый адашкан кортларда, тыныч кына эшләгән кешене, туры килеп кенә куймаса, чагу уе юктыр. Киңәшем шул: алар шунда йөри бирсен, син үз эшеңне дәвам итә тор.  Умарталарны көз җылы урыннарга керткәндә дә, яз җитүгә чыгарганда да ашыкмаска, ишекнең як-ягына тидереп, тавыш чыгармаска гына кирәк.
...Шулай да була: саксызлык белән оя ишек яңагына бәрелә. Шул урында чүпрәк япкыч белән капкач астындагы бәләкәй тартма кузгала һәм зур булмаган ачыклыклардан  бер-бер артлы кортлар чыга башлый. Моны күргәч тә ояны җиргә куеп читкә качучылар була. Бәрмәсәң, тартмалар да, капкач та кузгалмас, корт вакытсыз тышкы якка  чыгалмас иде. Менә  шуннан  хуҗа умартачыга аларны кире урыннарына кертү мәшәкате туа да. Ярый ла бу хәл яз тышка чыгарганда булса, андый чакта беразга җиңелрәк. Оялар урыннарына куелгач, кортлар үзләре дә кире керергә мөмкин. Көз йомгакка оешкан кортлар аннан аска коелса, аларны яңадан  иптәшләре янына илтү авырга килә. Ә иптәшләреннән аерылганнар йомгак янына кабат кайтмый. Менә саклык, җайлап эшләү нигә кирәк, ни өчен таләп ителә.


                                        Омшаникта кызыл ут кабызыла. Умартаның леток тишеге булган алды носилканы арттан тоткан иптәш ягына куела. Әгәр юлда  кортлар аннан чыга башласа, ул күреп калырга тиеш һәм иптәшенә, кирәк чакта, нишләргә икәнен җиткерә. Я, җайлы урын булган очракта, җиргә куеп тишек томалана, яки, бер-ике генә корт чыккан икән, умарта тизрәк илтеп урнаштырыла. 
 Ояларны тышка, ачыклыкка чыгарганда башта беренче каттагылар, урыннарына илтеп урнаштырыла. Анда  беткәч, икенче каттагылар алына. Өске каттагылар тик иң соңыннан гына кузгатыла. Умартачы өске кат кәштәләргә көчсезрәк гаиләләрне   урнаштыра.  Анысы  көз җылыга керткәндә искә алынырга тиеш. Чыгарганда  соңыннан гына кузгатыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: