Актаныш

УМАРТАЧЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ:Мартта хәрәкәт арта

Язга чыкканчы җәй кирәк булганнарның барысын да әзерләп бетерергә тырышабыз.Эшләгән чакта кулланыла торган инвентарьны барлыйбыз, тазартып куябыз.

            Аларны төрле чирләргә каршы дезинфекцияләү дә зыян итми. Нык искергән, карайган кәрәзләрнең балын сыгып бетереп, эретергә салабыз. Хәзер, үзегез беләсез, сатудагы яңа кәрәзнең хакы елдан-ел күтәрелә бара икән, эретелгәннеке дә төшми һәм бер көе дә тормый. Аныкы да күтәрелә бара. Яңа кәрәзләрне кибетләрдән сатып алганда балавыз тапшырсаң, хакы бик яхшы көйләнә. Кәрәз хакы түбәнәя дисәк тә ярый. Кайбер кешеләр искергән кәрәзләрне эретеп тормый, андыйлар да бар. Тик алай итү дөрес түгел! Әйбер кадерен белгән хуҗа сатып алганны әрәм итмәскә тырыша. 
          Һәр елны диярлек умарта рамнары өстенә җәелә торган чүпрәкләр әзерләп куябыз. Язга чыгу белән без кирәк дип табылганнарның барсын да яңаларга алыштырабыз.Чүпрәк өстенә куела торган калын җылы мендәрләр ясыйбыз. Хәзер кулланыштагы һәр кирәк нәрсә бик кыйммәт. Берсен дә бушка бирмиләр. Кайвакытта андый кирәк-яракларның кайберсе сатуда булмый тора. Шундый чакта нигә аптырап торырга, йортта кулланылып, искергән материаллардан менә дигән мендәрләр тегәргә мөмкин. Иренмә генә. 
Бушаган умарталарга да күз салабыз. Аларга тычкан кереп ояламасын. Башка кирәк-яракларны да алдан әзерлим. Кыш хәстәрләсәң, җәйге эш сезонында үзеңә җиңел була. Шулай итеп, тәҗрибә еллар буе туплана. Оста кешеләрдән сорау һич гаеп түгел. Тәҗрибәне өйрәнү үзеннән-үзе генә килми. Тырышлык, уңганлык кына уңыш китерә. Белгәннәр үзләренең тәҗрибәсен өйрәтми икән, аптырап калма, борыннан шулай килгән ул: күпләр серләрен артык чишмәскә тырыша, күп сөйләми, куларты китә, әйтик, менә урыслар «рука отходит» дип куркалар. Ә, безнеңчә, кул китә диләр. Менә шулай. 
            Ә март аена аяк баскач, алар янына ешрак керергә туры килә. Әйткәнебезчә, умарта эчендә җанлылык арткач, температура да бераз күтәрелә башлый. Кортлар да күбрәк хәрәкәтләнә. Менә ни өчен ешрак кереп игътибар итәләр. Көн саен түгел, әлбәттә, атнага бер күз салырга ярый. Әмма кергән кешеләр әз генә дә тавышланмыйлар. Чөнки кортлар бик сизгер булуын әйткән идек инде. Бу вакытта аларның эшчәнлеге тагын да арта. 
         Эчкә тычканнар кермәгәнме, аннан бәвел исе килмиме, аның кортлар башын ашаганы күренмиме – шуларның барысы да тикшерелә. Гадәттә, азык һәм җылы урын эзләп, тычканнар кереп оялый да кәрәзләрне бозып бетерә. Гаилә көчле булса, кортлар тычканны чагып үтерүчән, аннан прополис белән сылап, ис чыкмаслык итеп томалап куярга мөмкин. Көчсез гаиләләр алардан котылсын өчен кортларга тиз ярдәм кирәк. 
          Умарта кортларының ничек кыш үткәрүләренә һәрвакыт игътибар ителә, кирәк булса, вакытында ярдәм күрсәтелә. Бу һәр умартачының төп эшләреннән санала. Вакыт бар әле, өлгерербез, диючеләр эш башлангач көннәрнең ничек тиз үтүен сизеп ала. Ләкин кирәкле вакытның шактый өлеше үтеп киткән була. 
           Февраль кышның соңгы ае икәнен истән чыгару – кортлар турында оныту дигән сүз. Чөнки бу айда көн яктысы шактый озая, кояш җиргә якынрак килеп карый. Халык телендә шундый сүз бар: февраль март ае белән үбешә, диләр. Урысларда сыер кояшта кабыргаларын җылыта дигән әйтемнәр дә бик дөрескә килә. Чыннан да, сыерлар, шулай ук башка терлекләр дә, февраль аенда озаграк җиргә караган кояш нурларында әле бер як кабыргасын, аннан соң икенче ягын әйләнеп җылыта. Чыпчыклар, песнәкләр дә февраль кояшы җылысында эри башлаган кар өстеннән җим эзлиләр. Димәк, яз якынлаша, үзенең хәбәрен елның икенче аенда– мизгелендә дисәк тә ялгышмабыз, күңелебезгә җиткерә.

 Әзерләде Юлай Низаев.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: