Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УМАРТАЧЫЛАР ӨЧЕН КЫЗУ УРАК ӨСТЕ БАШЛАНА:Актаныш умартачыларының хәлләре ничек?

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Безнең иҗади төркем Сәфәр җирлегендәге умарталыкка барды, биредә районыбызның танылган умартачылары Рил Әхмәтҗанов һәм Рисун Хәйдәров белән очрашты.

                                Ямьле җәй айлары дәвам итә, бал җыю вакыты, тиздән "медогонкалар"дан гәрәбә алтын булып бал да аертылу тулы куәткә басачак. Актаныш районының өлкән умартачысы Рил абый Әхмәтҗанов билгеләвенчә: 

Районда 5000 артык умарта исәпләнә. Әлеге Сәфәр җирлегенең Калмаш басуында район умарталарының якынча 10% биредә.

                                Янәшәдә генә генә рапос, карабодай культуралары чәчелгән басу да күкрәп-шаулап үсә. Химикатлар белән агымдагы елны кыр-басуларны эшкәрткәндә бал кортларына зыян салынмаган!
Быел балның бәясе дә әллә ни югары түгел, сыйфаты да яхшыга охшап тора.

Рисун Хәйдәров, һәвәскәр умартачы:

Аллага Шөкер, табыш мул, бал бар һәм тагы да булыр. Мин монда 16 умартамны алып чыктым, калганнары үз ихатамда. Татлы мавыгу белән 3 сыйныфлардан алып кызыксына башладым, ул чакта көтү көткәндә күч тә тоткан идем әле(көлә)...
...Әткәй бронха астмасы белән чирли иде, аңа сихәт өчен бал  гел кирәк булды. Балаларымны да өйрәтәм. Аларның ярдәмнәре зур, аларсыз булмый. Студентлар әле, Чаллыда практикада йөриләр.

                                 Алтын төсендәге банкалар келәткә кергәнче, район һәм шәһәрләрдә көзге муллык, көзге байлык ярминкәләре узганчы, күпме тир, көч түгеләсе икәнен умартачылар үзләре генә белә һәм аңлый!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев