Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ун еллык тәнәфестән соң салаларда исәп алалар

Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге, икътисади үсеше авыл хуҗалыгы үсеше белән тыгыз бәйле. Әлбәттә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгы торышын, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү мөһим. Илебездә 1 июльдән старт алып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу да әнә шул максатка хезмәт итә. Сан алуны сыйфатлы...

Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге, икътисади үсеше авыл хуҗалыгы үсеше белән тыгыз бәйле. Әлбәттә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгы торышын, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү мөһим.
Илебездә 1 июльдән старт алып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу да әнә шул максатка хезмәт итә. Сан алуны сыйфатлы итеп башкару өчен районда нинди чаралар күрелә соң? Алда нинди бурычлар тора? Район халкы сан алуны ничек кабул итә? Район статистика бүлеге белгече Илсөяр ФАРСЫЕВА белән сөйләшүдә сүз әнә шул хакта барды:
- Мәгълүм булганча, 1нче июльдән илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе старт алды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.Әлеге зур эшне башкарып чыгу өчен районда махсус комиссия төзелде, аның рәисе Илнар Энгел улы Фәттәхов. Районда сан алу календарь планы нигезендә алып барыла. Барысын да вакытында үтәп, өзеклеккә юл куймыйбыз.
Исәп алудан шикләнер урын юк. Сан алу кампаниясе ил өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә әһәмиятле чара. Күпләр авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич тә алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт куя? Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өчен төп чыганак булачак
Исәп алу барышында җыелган мәгълүмат махсус программа буенча эшкәр¬теләчәк. Беренче нәтиҗәләр киләсе ел азагында билгеле булса, соңгы нәтиҗәләр тагын бер елдан ясалачак. Шунысы аеруча мөһим, саннар чынбарлыкка тәңгәл килсен өчен барыбызга да зур көч салырга туры килә. Исәп алучылар үз эшләренә җаваплы караса, халык аларны аңлап һәм теләк¬тәшлек күрсәтеп каршы алса, максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм
- Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның максаты - илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл мәгълүмат җыю. Быел "Авыл тәртиптә - ил муллыкта" дигән девиз астында үтүче кампаниянең төп максаты аның шулай аталуыннан да ачык күренә.Авыл хуҗалыгы исәбен алу безнең өчен алу ят күренеш түгел. Мәгълүм булганча, соңгы сан алу кампаниясе 2006 елда узган иде. Шул мәгълүматлар нигезендә авыл хуҗалыгын үстерү буенча 2008-2012 елларга исәпләнгән максатчан Дәүләт программасы да эшләнде. Инде менә ун еллык тәнәфестән соң салаларда янә авыл хуҗалыгы исәбен алалар. Искәртеп үтсәгез иде, исәп алучылар нинди мәгълүмат белән кызыксына?
- Сорау һәр төркемгә аерым төзелә. Әйтик, авыл хуҗа¬лыгы оешмасында икътисади эшчән¬лек, оешма җитәкчесенең, хезмәт салучыларның белем дәрә¬җәсе, җирләрнең хәле, чәчүлек мәйданнары, маллар саны белән кызыксыначаклар. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату юллары, җир мәйданнарын файдалану сыйфаты, кулланылучы техника, җиһазлар, хуҗалыкта яшәүчеләр турында сорашачаклар. Бакчачылар оешмаларында исә җир мәйданы, авыл хуҗалыгы культуралары һәм күпьеллык агач-куакларның мәйданы, маллар саны да теркәләчәк.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә хөкүмәт тарафыннан күптөрле һәм саллы ярдәм күрсәтелә: фермер хуҗалыкларга, шәхси секторда мал асраучыларга төрле субсидияләр, дотацияләр бүленә. Шуңа да авыл халкы сыер, кош-корт асрауга, кәҗә-сарыкларларны үрчетүгә күбрәк игътибар бирә башлады.Район җитәкчелеге тарафыннан да авыл хезмәтчәннәренә игътибар бик зур.
Чыннана да авылга ярдәм итү өчен аның проблемаларын яхшылап өйрәнергә, бу тармактагы реаль картинаны чынбарлыкта күзалларга кирәк. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче һәркемнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән бу кампания.
-Быел исәп алу кампаниясенең 25 көн түгел, 45 көн дәвам итә¬чәге аның төп үзенчәлекнең берсе. Инде аның яртысы диярлек үтеп бара. Шушы вакыт аралыгында район буенча сан алу ни дәрәҗәдә? Гомумән, билгеләнгән срокларга сыеша алачакбызмы?
- Бүгенге көндә безнең районда 16 авыл хуҗалыгы оешмасының 2сендә, 11210 шәхси хуҗалыкның 7426сында, 81 КФХ һәм шәхси эшмәкәрнең 45ендә сан алу уздырылды. Болар гомуми эшнең 66%ын тәшкил итә. Шулай ук Актаныш районында 4 инструкторлык участоклары төзелеп, аларның барсы да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Сан алучылар махсус киемнәрдән - шапка, жилеттан йөри. Иң мөһиме аларның һәрберсенең таныклыгы бар. Аны йорт хуҗа¬лары, хуҗалык җитәкчеләре таләп итә ала. Сан алучыларның һәркайсы 460-490 объектта сораштыру уздырачак.
Сан алу «кәгазь» варианта алып барыла, ягъни мәгълүматлар яңадан машина укый ала торган бланкларга тутырыла. Исәпкә алучы мәгълүматларны бары тик сораштырылучы әйткәннәрдән генә чыгып терки. Физик затлар өчен билгеләнгән сораштыру кәгазьләрендә, хәтта аларның исем-фамилияләре, адреслары бөтенләй күрсәтелмәячәк.
-Әңгәмәбез ахырында халыкның сан алуга мөнәсәбәтен дә беләсе килә. Аңлашылганча, инде сезнең тарафтан шактый эш башкарылган, күп кенә кешеләр белән аралашкансыз. Ничек кабул итәләр исәп алучыларны?
Шунысы куанычлы, безнен авыл халкы бу эшләрне һәрчак шик-шөбһәсез, аның мөһимлеген аңлап, тыныч кабул итте. Сан алучыларны якты йөз белән каршы алып, сорауларга җавап бирәләр. Бу саннар ил җитәкчелегенә барып җитсен дә, хөкүмәтебез авылларны үстерүгә, терлек асраучыларга, иген үстерүчеләргә ярдәмен тагын да көчәйтсен иде дип теләкләрен теләп калалар.
Ә инде халык арасында нинди дә булса сораулар килеп туа икән, инструкторлар участокларына түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Актанышта 8 927 453 34 63, шулай ук 3-15-64 номеры белән статистика бүлегенә дә шалтыратырга мөмкин. Сан алу барышында илебездә «Кайнар линия"дә эшли. Аның телефон номеры - 8-800-707-2016.
Актанышта бик тырыш, эшчән, максатчан халык. Авыл хуҗалыгы буенча да Республикада тотрыклы урыныбыз бар. Бу сан алу кампаниясенә безнең халык битараф калмас дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, һәрберебезнең иртәсе сөтле чәйдән, ак күмәчтән башлана бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев