Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңыш язмышы үз кулыбызда: «Әнәк» агрофирмасыннан репортаж

Быелгы зур урып-җыю кампаниясе районыбыз игенчеләрен янә бер тапкыр сыный — тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз гына алтын бөртекләребезне җыйнап булырмы, «Актаныш игенчесе» дигән данлыклы исемгә тап төшермәбезме? Урып-җыю чоры шушы сорауларга да ачыклык кертәчәк.

Явымсыз көннең һәр минуты кадерле. Аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар. «Әнәк»леләрнең урак кампаниясе барышында агымдагы елны 20 мең гектар җирдән уңыш урып-җыела. Безнең эшче төркем барган вакытта агрофирма басуларында 18 комбайн эшли иде. Барлыгы басу-кырларда 4 агрегат. Хезмәт алдынгылары булган кырчылык уңганнарын без 231 гектарлык Иске Кормаш бүлекчәсенең арпа басуында очраттык. Эш кайнап торган чак иде. Шулай да кыр батырлары интервью бирергә форсат тапты. Биредә 3 комбайн иңли иде. 


«Әнәк»нең баш агрономы Айзат Фәйзуллин белән сөйләшеп алганнан соң: 

— Терлек азыгына күз салсак, билгеле, масса быел бәләкәй булды. 1 мең гектар чамасы язгы бодай һәм арпаларны терлек азыгына салдык, хәзерге вакытта яз көне чәчкән люцерналар үсеп ята. Шулай ук кукурузларны салачакбыз. Терлек азыгы белән проблемалар булмаслыгына ышанасы килә. Масса булыр, менә яңгырлар явып китте. Бәрәкәте белән яусын!

Дымлылык ничек, Айзат Фаисович?

— Дымлылыка килгәндә, 20% белән сала башлаган идек, бүгенге көндә 17% күрсәтә. Ашлык Иске Айман якларында урнашкан элеваторга озатылып тора икән. Яшь белгечләр дә алай юк түгел, яшь буынның авыл хуҗалыгы тармагын сайлавы шатландыра. 

Алга торган максатлар?

Бу басуны хәзер тиз арада урып алабыз да, икенчесенә күчәбез. Явымнар гына булмасын, аяз көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Уңышны ташуга хәтта 20 «КамАЗ» автомашиналарын да читтән җәлеп итәргә булдык. Уңышның бер бөтеген дә исраф итмәскә йөз тотабыз! Әнә — Рамил Шәмсиев пресслап та тора, дип сөйли әңгәмәдәш.
— Көзге чәчүгә җирне әзерләп, эшкәртеп ятабыз. Җиде трактор бу юнәлештә.

Кыр корабларын иярләүче комбайнчылар белән аралашып, аларның фикерләрен белергә булдык.
Хәмис Фәррахов — тәҗрибәле комбанчыларның берсе. Ул «Әнәк»тә агрофирма оешканнан бирле хезмәт куя. Бу чорга тиклем дә авыл хуҗалыгында комбайн штурвалы артында булган. 

— Укуны тәмамлагач та комбайнчы ярдәмчесе булып эш юлымны башлаган идем. Ул вакыттагы безнең яктагы абруйлы комбайнчы, остазым — Дилфас абый Галимовны олы хөрмәт белән искә алам. Аңардан ныклап өйрәнеп киттем. Ул вакытта әле «Нива» комбайннары иде. 


Хәзерге куәтле «Акрос» комбайннары ничек соң?


— Бик яхшы, уңайлы инде. Җир белән күк арасы, шикелле.


Быелгы урып-җыю кампаниясе хакында фикерегез нинди соң?

— Басуларда үстерелгән игеннәрне вакытында җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникабыз да, әзерлекле кадрларыбыз да сыната торганнардан торганнардан түгел. Табигать шартлары да уңай торса игенчеләребезне бар тырышлыгын салып эшләргә дәртләндерә. Уңыш муллыгы югары түгел инде, шулай да елына күрә ярыйсы!

Айнур Харисов — Хәмис Ризайтдин улының уң кулы, ярдәмчесе. Айнур остазының һәр киңәшен тыңлап эш итә.

— Быел беренче сезоным. Язын чәчүдә дә "Әнәк«тә эшләдем. Эш шартлары бик кулай. Комбайнда йөрү бик ошый! Техниканы бик яратам. Актаныш технология техникумында «механик» һөнәрен үзләштердем.
Киләчәктә комбайнчы булырга телим.

Әлбәттә, һәр уңышлы эшләрнең башында агрофирмада эшне җигелеп тартучы кадрлар, үз эшенең чын осталары тора. Фәндүс Мостафин да — нәкъ шундый тырыш, уңганнардан. Фәндүс Салихович «Акрос — 595 — 56АБ» комбайнын иярли.
Аның белән әңгәмә корып алырга булдык:

— Мин үзем «Әнәк» агрофирмасындда әлегә икенче ел гына, ләкин хезмәт шартлары, хезмәт хакы зарланырлык түгел. Зарланырлык булса, эшләмәс идем.


Башкортстанның Илеш якларыннан килдем. Комбайнчы булып 1989нчы елдан бирле эшлим. Шуннан бирле комбайннан аерылган юк.

Ярдәмчегез бармы соң?

— Әлбәттә, Илнур Солтанов белән кулга-кул тотынышып эшлибез, намус белән эшләргә омтылабыз. Тырыш егет, җитез ул. Үзебездән соң калдырырлык лаеклы алмаш булырга тиеш бит!


Шунысы сөенечле, хуҗалык басуларыннан быел да күңелләрне сөендерерлек мул уңыш үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынып, яхшы сыйфатта амбарларга салына.
Айзат Шәймәрданов, агрофирманың Иске Кормаш бүлекчәсе участогының агрономы:

— Аллаһка шөкер, яңгырсыз җәй булса да — бүгенгесе көнгә 30 центнерга якын уңыш алабыз. Менә арпа басуының да уңышы кәнәгатьләндерерлек кенә күренә. Орлыкларны, басу-кырларны яхшы сыйфатлы ашламалар белән тукландыру нәтиҗәсе — мул уңыш нигезе. 


«Урак — 2023» кампаниясенең бөртеген дә югалтмас өчен нинди чаралар күрәсез соң?

— Бу җәһәттән төрле комбайннарга, төрле культураларның җитешкәнлеге нинди стадиядә булуына карап тизлек нормасы билгеләнде. Мәсәлән: «Акрос» сәгатенә 3 километр тизлек белән йөрсәләр, «Tuсano» — 8 километр сәгатенә куела.


Куәтле комбайннар арпа культурасын турыдан — туры урдыра. Агрофирманың кыр кораблары әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Башаклар да саллы күренә. 


Басу өстендә күәтле техника гөрелтесенә кушылып кошлар моңы да яңгырап тора. Тырыш хезмәт ритмында «Әнәк»леләр булган уңышны тиз арада җыеп алырга йөз тота. Табигать шартларын җиңә барып, әнә шулай төрле сынаулардан да өстен калырга омтылыш барлык хуҗалыкларда да күзәтелә, әлбәттә. Быел да игенчеләребез яулаган позицияләреннән чигенмәс, республикада тотрыклы рәвештә алдынгылыкны биләүләрен дәвам итәр, дип ныклы ышанабыз, ак өметләр белән Иске Айман якларындагы агрофирманың элеваторына юл тоттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев