Уразай фермасында эшләр ничек?
Уразай фермасында эшләр көйле бара. Бүгенге семинарның икенче өлешендә моңа үзебез дә инандык.
Игенче һәм терлекчеләребезнең, төрле звено кадрларыбыз һәм белгечләребезнең бердәм тырыш хезмәте уңышлар белән шатландыра, ди “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Данис Әсраф улы.
Биредәге эшчәнлек бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә тукталып тормый. Ә аның ритмы ашату, машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, бозау караучылар, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук ферма мөдире үз бурычларын ни дәрәҗәдә намус белән үтәвенә бәйле. Ферма мөдире булып Алмаз Гәйнанов хезмәт куя, Уразай бүлекчәсе фермасында савым сыерлары саны 260, симертү үгезләре 263, бозаулар 70 тәшкил итә. Аларны 4 терлекче карый, 3 савымчы сава, 1 ПСМ операторы эшли биредә. Зоотехник Данис Ахъяров, лаборант Екатерина Закирҗанова, саву аппаратлары операторы Фәнәвис Шәриповның тырыш һәм җитез эшләүләре дә зур хөрмәткә, ихтирамга лаек. Хуҗалык агымдагы елда гына да сөт җитештерүне 117% арттырган. Барлык малкайлар монокормнар, витаминлы азыклар белән туклана. Терлекчелек, сөтчелек күрсәткечләре хуҗалыкның мактауга лаек! Хуҗалык Уразай, Куян, Шәрип, Мерәс авыллары бригадаларыннан тора. Аның һәрберсендә бүленгән терлекләр асрала. Уразай белән Шәриптә мәсәлән: савым сыерлары күпчелек. Без хуҗалык фермасы территориясенә узуга биредәге тәртип күзгә ташланды. Барысы да урынында.
Лейкоз да урап үтмәгән “Нур” фермаларын, әмма аның белән көрәш җитди алып барыла. Хезмәт хаклары да бик яхшы биредә, үгезләрне караучылар 45 мең чамасы алалар. Электр линиясе заманча үткәрелгән, малларны ашату, су эчерү җайланмаларны да ферма хезмәткәрләре үзләре эшләгән. Тораклар көздән тулысынча акланган булган.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иддарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев:
– Барлык төр җитештерү күрсәткечләре белән 12 урында бара, шуның 36/4 икмәк берәмлеге белән 11нче урында, 1 гектар сөрем җиренә табыш алу буенча 7 урында, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә терлекчелек продукциясе җитештерүдә 19нчы урында, эшчегә хезмәт хакы түләү буенча 25 урында. Бу күрсәткечләргә ирешүдә “Нур”ның тырышлыгы да олуг.
Алга таба семинар эше Актанышның азык лабораториясе белгече Ләйсән Харисованың чыгышы белән дәвам итте:
– Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкның мал азыгы нормада. Бу инде премикслар, кушылмалар ярдәмендә.
Чынлап та, сөтлебикәгә нинди азык ашатасың, шундый сөтне алачаксың.
Сүз шулай ук сөттәге соматик күзәнәкләр күрсәткечләре турында да булды. Аның күләме 750 мең квадрат см артмаска тиеш. Моның өчен махсус анализлар зарур.
Авылны терлекчелек яшәтә. Сөт мул булгач, күңелләр күтәренке, эшләр гөрләп бара ул. “Нур” – нурлы үрнәк күрсәтә торган хуҗалык икәненә бүгенге семинар тагы бер дәлил булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев