Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыю көндәлегеннән

Ара-тирә явып узган яңгырлар урып-җыю кызуын берникадәр сүрелдерсә дә, кырларда хезмәт дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 4381 гектар мәйданда эш тәмам (уңышны җыеп аласы мәйданнарга караганда 10 процент), тулаем җыем 110483 центнер тәшкил итә. Шуның 42 мең центнердан...

Ара-тирә явып узган яңгырлар урып-җыю кызуын берникадәр сүрелдерсә дә, кырларда хезмәт дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 4381 гектар мәйданда эш тәмам (уңышны җыеп аласы мәйданнарга караганда 10 процент), тулаем җыем 110483 центнер тәшкил итә. Шуның 42 мең центнердан артыгы- борчак, 3 мең центнеры- арпа, 5 мең центнерга якыны- көзге бодай һәм башка культуралар.
2 ел элек, ягъни коры килгән 2010 елның нәкъ шушы мизгелләрендә урып җыюның экваторына якынлашкан булганбыз. Әмма мәгълүм ки, ул елны урып-җыю түгел, булганны кырып-себереп алу гына булды ул, һәм 17 август көненә урып-җыю эшләре хуҗалыклар буенча тулаем тәмам булган.
Урып-җыю белән беррәттән, терлек азыгы әзерләү хезмәте дә дәвам итә. Әлегә 14 мең тоннадан артык печән, 86 мең тонна сенаж, җәмгысы 1 шартлы терлеккә 20 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнгән.
Әлеге өлкәдә башкарылганнар белән якыннан танышу ниятеннән хуҗалыклар кырларын да әйләндек. "Актаныш" агрофирмасының Олыимән һәм Киров бүлекчәләрендә күпләрне аптырашта калдырган 2,5-3 метр биеклеккә үскән көнбагыш басуларын да күрдек. Алтай краеннан тәҗрибә рәвешендә алып кайтылган "Белоснежный" сортлы әлеге культура агрофирмада 160 гектар мәйданда чәчелгән булган. Бу көннәрдә Олыимән бүлекчәсендәге 60 гектарын силоска салганнар иде инде, ә Киров җирлегенең олы юл буенда урнашкан басуы үсүен дәвам итә.
Рәсемдә: Актаныш телевидениесе операторы Илүс Хафизов гигант көнбагышлар янында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев