Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыюга старт бирелде

Быел бөртеклеләрнең тулаем җыемы 80 мең тонна чамасы гына булыр дип фаразлыйлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Бу узган елгы икмәкнең яртысы дисәк тә була. Дымга тилмереп, җирдән ерак китә алмый үскән игеннәргә күз салгач, башканы өмет итеп тә булмый сыман. Хәер, шушы булганны түкми-чәчми җыеп алалсак та...

Быел бөртеклеләрнең тулаем җыемы 80 мең тонна чамасы гына булыр дип фаразлыйлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Бу узган елгы икмәкнең яртысы дисәк тә була. Дымга тилмереп, җирдән ерак китә алмый үскән игеннәргә күз салгач, башканы өмет итеп тә булмый сыман. Хәер, шушы булганны түкми-чәчми җыеп алалсак та таманга килер иде.
Һәр хезмәтнең үз тәртибе
Урып-җыю кампаниясе алдыннан һәрьелны да төп максатларны билгеләгән сөйләшү оештырыла. Быел, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында әлеге киңәшмә 17 июль көнне Нур Баян исемендәге хуҗалык кырларында узды, чөнки өлге алырлык хезмәтләр, гадәттә, биредә мулдан.
Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк - ди халык, шуңа да төп максатлар үзгәрми-ничек тә түкми-чәчми булганны җыеп алу. Тик кабаланып басуда тыз-быз чабып йөрүне күздә тотып әйтелгән сүзләр түгел бу. Һәр хезмәтнең үз тәртибе. Уңышы җыеп алынган басуларны җир йомшак чагында ук кичектерми эшкәртеп кую зарур. Беренчедән хезмәтнең сыйфаты арта, икенчедән барлы-юклы дымны сакларга да яхшы була ул. Әлбәттә, моның өчен алдан, кырларда калган саламнарны кирәк кадәр кипләп хуҗалыкка озатып кую шарт. Шөкер, район буенча бу хезмәт азмы-күпме җайга салынып бара инде. Фаразлар буенча урып-җыю 22-25 көндә төгәлләнсә, төп җир эшкәртү 21-22 көндә тәмамланыр дип көтелә. Быелгы җәй күрсәткәнчә, көзге культуралар коры һава шартларын җиңелрәк кичерде. Алга китеп шуны да әйтергә була-киләсе ел уңышына тәгаенләп район буенча көзге чәчүне 22 мең гектар мәйданда башкару ниятләнә.
Хезмәткә түләү
Быел игеннәр уңышы белән бик мактана алмый. Әлеге вәзгыять комбайнчыларның хезмәт хакында чагылырмы? Бу сорау мөгаен, кырда тир түккән һәркемне борчыйдыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда хезмәткә түләү узган елгыга караганда югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев