Актаныш

Урып-җыюны 22 көндә тәмамлау мөмкинлеге бар

Билгеле ки, бу нияттә генә. Төрле "әгәр"ләр килеп чыкмаган очракта: һава торышы уңай булып, комбайннар исән-имин ватылмый эшләгәндә, район буенча 1 шартлы комбайн көненә 25 гектар мәйданнан да аз суктырмаган очракта. Ягъни, гомумән җыеп, без теләгәнчә дип әйткәндә. Тик теләк белән хакыйкатьнең туры килүе сирәк күренеш, аеруча авыл хуҗалыгында. Төшенкелеккә...

Реклама

Билгеле ки, бу нияттә генә. Төрле "әгәр"ләр килеп чыкмаган очракта: һава торышы уңай булып, комбайннар исән-имин ватылмый эшләгәндә, район буенча 1 шартлы комбайн көненә 25 гектар мәйданнан да аз суктырмаган очракта. Ягъни, гомумән җыеп, без теләгәнчә дип әйткәндә. Тик теләк белән хакыйкатьнең туры килүе сирәк күренеш, аеруча авыл хуҗалыгында.
Төшенкелеккә бирелеп, начарга юравым түгел, тик атна башында узган комбайннар парадыннан соң башканы уйлап та булмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, бүген-иртәгә кырларга кереп китәргә тиеш 106 комбайнның район буенча әзерлек сызыгына бары тик 69 гына баскан. Шуның 37сенә кырларга юл ачык. Берничә хуҗалыкның берән-сәрән комбайны әзер түгел иде, шул ук вакытта "Таң", "Нигез", "Алга" хуҗалыклары, "Мехотряд"ҖЧҖе әлеге әһәмиятле чарада бөтенләй катнашмады. Биредә инде ике фикер туа: яки аларның бар техникалары да тикшерүдә моһтаҗлык тудырмаслык төзекләндерелгән, яисә инде кышны бушка уздырып бүгенге көндә бөтенләй кузгатылмаслык дәрәҗәдә. Шәхсән үземә соңгысы ышанычлырак тоела. Хәер, арада "Ник кирәк ул безгә" дигән фикерләр белән йөрүчеләр дә юк түгелдер.
Комбайннарның ремонтын быел кыштан ук башлау ниятләнгән иде. "Нур","Чишмә", "Башак" хуҗалыкларында нәкъ шулай эшләделәр дә. Нәтиҗәдә, аларның бар техникасы да тулысынча әзерлек сызыгына куелып уңай бәяләнде. Дөрес, төзекләндерү-бер эш. Күп очракта урып-җыю чорында комбайннарның эшчәнлеге күз уңыннан төшеп кала. Техника ватылмый тормый, ә юк кына төгәлсезлек тә зур гына югалтуларга китерергә мөмкин. Техника эшкә әзер булып та, механизаторда эш кәефе булмау да зур зыян сала. Андый хәлләр узган ел да булды: кырга кермәс борын бер хуҗалыкның механизаторы исерек хәлдә руль артына утырып, комбайнын эштән чыгарып туктады, нәтиҗәдә һәр мизгеле алтын бәясенә торган күпме вакыт әрәм булды. Мисал өчен, "Чишмә" хуҗалыгында һәр комбайнга механизатордан тыш тагын бер җаваплы кеше (хуҗалык белгече) билгеләнгән. Ул комбайнчының көндәлек эш күләмен һәм, иң мөһиме, эш сыйфатын билгеләп бара.
Быелгы уңыш бик мулдан күренмәсә дә, комбайнчыларга түләү тәртибендә кискен үзгәрешләр көтелми, дип искәрттеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Киресенчә, быел бераз арттырып түләү ниятләнә. Әлбәттә, һәр эшнең сыйфатына карап башкарылачак ул.
Ә урып-җыюның ничә көнгә сузылуын фаразлаганда, аны әле тәгаен генә әйтеп булмый. Анысын инде вакыт галиҗәнәпләре билгеләр.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: