Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыюны йомгаклап

Ел елга охшап килми. 2012 елның кыр эшләре дә үзенчәлекле булды. Хәер, авыр булды дип әйтсәк тә арттыру түгел. Чын мәгънәдә кызу урак өсте шактый районнарда, шул исәптән бездә инде артта калды. Республика амбарларына 3 млн. тонна ашлык кайткан. Узган еллар белән чагыштырганда бераз кимрәк ул. Шөкер, район күләмендәге саннарга...

Ел елга охшап килми. 2012 елның кыр эшләре дә үзенчәлекле булды. Хәер, авыр булды дип әйтсәк тә арттыру түгел. Чын мәгънәдә кызу урак өсте шактый районнарда, шул исәптән бездә инде артта калды. Республика амбарларына 3 млн. тонна ашлык кайткан. Узган еллар белән чагыштырганда бераз кимрәк ул. Шөкер, район күләмендәге саннарга күз салганда исә, ел ничек кенә авыр килмәсен, яхшы әзерлек нәтиҗәсе буларак, район буенча бөртеклеләрнең тулаем җыемы 130 мең тонна тәшкил итә. Бу безгә тулысынча районны - орлык, терлекчелекне - фураж һәм халкыбызны икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Иң беренче чиратта игенчеләребезгә, хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Актаныш республика күләмендә иң күп икмәк җыеп алган икән - ул шушы белгечләребезнең, игенчеләребезнең фидакарь хезмәте.
Иң күп тулаем җыемны "Әнәк" агрофирмасы, "Тамыр", "Нива", "Чишмә", "Башак", "Ташкын" хуҗалыклары тәэмин итте. Шул ук вакытта районыбызның төньяк-көнбатыш хуҗалыклары да быел сынатмады. "Таң", "Наратлы", "Нур" хуҗалыклары, елына күрә җирдә матур хезмәт куеп, мул уңыш үстереп, иң мөһиме - вакытында җыеп алуга ирештеләр.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 5 сентябрь, 2012 69 (9714) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев