Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып - җыю көндәлегеннән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча 10 сентябрьгә тиешле мәйданнарның 99 процентында бөртеклеләр җыйнап алынган. 

 

45912 гектар мәйданда бөртекле культуралар теземнәргә салынган. Шуның эченнән арыш- 2 мең 983, көзге бодай – 9 мең 346, борчак – 2 мең 831, арпа – 13 мең 37, язгы бодай –15 мең 112, солы –1 мең 700, вика – 110, тары – 86, карабодай 708 гектарны тәшкил итә.

Бөртеклеләр суктырылган мәйдан 45257 гектар булып, шуның эченнән арыш–2 мең 893, көзге бодай – 9 мең 345, арпа – 13мең 37, борчак – 2 мең 831, солы – 1 мең 670, язгы бодай–14 мең  682, вика- 110, тары- 41, карабодай 648 гектар. 

Барлык тулай җыем –183 мең 290 тонна. Арыш – 11мең 71, көзге бодай – 48 мең 495, борчак –8 мең 863, арпа – 52 мең 800, солы – 6 мең 750, язгы бодай–53 мең, вика – 517, тары – 144, карабодай 1650  тонна җыеп алынган. 

Бер гектарга уртача уңыш район буенча 40.5 центнер чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев