Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңыш бәйрәме – 2012

14 октябрь- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан район җирлегендә Уңыш бәйрәме узды. Район авыл хуҗалыгы сәнәгатенең төрле өлкәсендә фидакарь хезмәт куйганнар быел, үзгә буларак, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган мул табыннар артында бәйрәм иттеләр.

Тантанада район хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре, баш белгечләр, игенчеләр, терлекчеләр, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән лаеклы ялдагы ветераннарыбыз катнашты. Бүгенге көндә аларның һәрберсе мактауга лаек. Ел ничек кенә авыр килмәсен, игенчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикада яхшы күләмдә уңыш җыеп алуга ирештек. Бүгенге көндә район игенчелек тармагының эшчәнлеге һәрдаим үрнәккә куела, һәм безнең юл республика күләмендә алдынгы юнәлешләрнең берсе буларак өстенлек итә. Шөкер, терлекчелек тармагында да сынатмыйбыз.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 17 октябрь, 2012 82 (9725) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев