Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ҮЗАРА ТӘҖРИБӘ УРТАКЛАШЫП: Бүген «Наратлы» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды (фото һәм видео)

Хуҗалыкларда урып-җыюлар тәмамлангач, гамәли семинарлар уздыру традициясе быел да дәвам итә. Беренче булып кунакларны «Наратлы» хуҗалыгы кабул итте.

              "Наратлы"дагы авыл хуҗалыгы тармагын бәяләүгә багышланган гамәли киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, район хуҗалыклары һәм идарәнең бүлек җитәкчеләре катнашты. 

           Семинар барышында Түбән Гәрәй, Чалманарат, Шәбез авылларында урнашкан барлык терлекчелек тораклары, малларның нинди шартларда тәрбияләнүе, терлекчелектә эш оештырылышы энә күзеннән үтте. Кунак аз утырыр, күп сынар дигән кебек, тәҗрибәле җитәкчеләр хуҗалыкның бер ел эчендә ирешкән уңышларын да тотып алды. Бер үк вакытта кимчелекләр дә күзгә ташланды.

Хуҗалыкның олы байлыгы- элиталы орлыктан алынган мул икмәге. Икмәк кадере бөртеклеләр саклана торган амбарларда да чагыла. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, тышкы торышыннан ук амбарлар яңартылган булуы, төзеклеге белән үзенә җәлеп итә. Эчке өлештә дә тәрти- чиста, дезинфекцияләнгән биналарда ашлык барлык таләпләр төгәл үтәлеп саклауга  куелган, язга чәчеләсе орлык аерым хәстәрлекле. 

     Машина-техника паркындагы кыр кораблары-комбайннар, чәчү, урып-җыю агрегатлары хуҗалары-механизаторлар тарафыннан юып-чистартып саклауга куелган. Хәзер төзекләндерү эшләре башланган.

"Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров быелгы күрсәткечләрнең   узган елга караганда күпкә яхшыруын әйтте:

- Безнең кечкенә генә хуҗалыкның 3100 га җир мәйданы бар. 2335 га сөрем җире, 935 гектарында бөртеклеләр игелә. Тулай җыем 47 мең центнер, уртача уңыш 47 центнер булды. Сөтне 112 процентка, итне 145  процентка арттырдык. Мал баш саннары да артты- үлем санын киметеп 89 башка арттырдык. Бозау алу да 30 га күбәйде,- дип таныштырды ул колегаларын.

         

 Семинар вакытында авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителештә проблемалар булуы сизелде. Шушы мәсьәләне киләчәктә үз көчләре белән чишәргә исәпли хуҗалык җитәкчелеге. Тагын бер авырткан урын- лейкозлы сыерлар. Районның терлекчелек белгечләре тәкъдим иткән ысулларны куллансалар да авыру сыерлардан котыла алмаганнар биредә. "Бары читтән сау-сәламәт малларны  сатып алып кына бу мәсьәләне чишә алачакбыз",-ди Алмаз Фирдәвис улы. 

Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр арасында үзара тәҗрибә уртаклашуны көчәйтергә чакырды:

- Мин үзем дә авыл хуҗалыгын өйрәнәм. Бездә зур тәҗрибәгә ия җитәкчеләр бар. Аларның тәҗрибәсен кулланып бергәләп эшләргә кирәк. Лейкозлы малларны бетергән хуҗалыкларга дәүләт ярдәме дә бар, аны кулланырга кирәк. Яңа таналар алган очракта 60 мең сум субсидия түләнә бит. Ферма тирәләрен чабып, чистартып куярга кирәк. Ул бердән, куркынычсызлык чарасы, икенчедән, чисталык. Мондый семинарлар атна саен булачак. Барлык хуҗалыкларны карап, чагыштырып чыгарга уйлыйбыз.   

       

  "Наратлы" хуҗалыгында узган семинарда авыл хуҗалыгы тармагының әйдәүче белгечләре катнашып чыгыш ясады, хуҗалык эшчәнлегенә бәя бирде. Алар хакында алдагы язмаларда яктыртачакбыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев