Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Узганнарга – нәтиҗә, киләчәккә – максатлар

"Эконом" хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында уртанчылар рәтендә бара. Бу терлекчелек тармагына багышланган киңәшмәләрдә китерелгән саннардан да күренә. Хуҗалык 2015 елны үсештә тәмамлады. Бу әле нәтиҗәләр белән канәгатьләнергә була дигән сүз түгел. Хуҗалыкның 2015 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясауга, агымдагы елда башкарасы эшләрне планлаштыру, бурыч һәм...

"Эконом" хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында уртанчылар рәтендә бара. Бу терлекчелек тармагына багышланган киңәшмәләрдә китерелгән саннардан да күренә. Хуҗалык 2015 елны үсештә тәмамлады.
Бу әле нәтиҗәләр белән канәгатьләнергә була дигән сүз түгел. Хуҗалыкның 2015 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясауга, агымдагы елда башкарасы эшләрне планлаштыру, бурыч һәм максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышында да хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов боларга аерым-аерым тукталып үтте.
Терлекчелек - хуҗалыкны ел әйләнәсе акча белән тәэмин итүче тармак. Хуҗалыкта моны яхшы аңлап эш оештырыла. Хисап елында 1864 центнер ит җитештерелеп, шуның 1289 центнерын дәүләткә сатудан 12 миллион 553 мең сум күләмендә акча керткәннәр. Мөгезле эре терлекләрдән 1680 центнер үсеш алынып, көнлек үсеш 673 грамм булган. МЭТдән үсеш алуга анализ ясап караганда, фермалар, терлек симертүчеләрнең эш күрсәткечләре арасында чуарлыклар сизелә. Сөт җитештерү буенча да шундый хәл.
Хуҗалык рәисе Югары Яхшый фермасын уңай яктан телгә алды. 2014 ел белән чагыштырганда, 2015 елда сөт 104 процентка күбрәк җитештерелгән. Дәүләткә 15710 центнер сөт сатудан хуҗалык кассасына 27 миллион 466 мең сум күләмендә акча кергән. Ләкин терлекчелек тармагында эшләр шактый әле. Ул беренче чиратта малларның баш саннарын арттыруга кагыла. Хисап елында шактый гына терлек үлеменә юл куелган. Моның сәбәпләре ачыкланып, тиешле чаралар күрелгән. Хисап җыелышында катнашкан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та моңа басым ясап үтте.
Таналар төркеменә аерым игътибар биреп, сыер кертүне арттыруга да җитди карарга кирәклегенә басым ясалды. Чөнки биредә әле бер сыерга савылган сөт районның алдынгы хуҗалыкларыныкыннан шактый калыша. Күп сөт бирүче сыерларны гына калдыру, савымчыларның һәм белгечләрнең үз эшләренә җаваплырак караулары әлеге мәсьәләне уңай хәл итүгә ярдәм итми калмас. Терлекләргә биреләсе ризыкны даими рәвештә районның ветеринария лабораториясендә тикшертүләре, шуның нәтиҗәсендә терлекләргә бирелүче ризыкны тиешле, балансланган рацион нигезендә көйләүләре уңай яктан телгә алынды.
Хуҗалыкларның төп байлыгы булган җирдән максатчан файдалану - һәрберебезнең бурычы. "Эконом" хуҗалыгында да әлеге хакыйкатьне аңлаган хезмәтчәннәр эшли. Алар 2228 гектар җирдән 55455 центнер тулай җыем алганнар. Шуның 19582 центнерын дәүләткә сатып, 18 миллион 929 мең сум күләмендә акча керткәннәр. Язгы кыр эшләре чорында Надир Кадыйров, Тимерҗан Сибатов, Фәнтимер Имамов, Рифкат Мирзаянов, Фаил Газетдинов, Илнар Мусин, урып-җыюда катнашкан комбайнчылар Рифкат Мирзаянов, Әлфис Харрасов, Илфак Мусинның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Шулай ук ындыр табагы алдында эшләүчеләрнең дә хезмәте мактауга лаек. Кырдан кайткан икмәкне үз вакытында урнаштырып бару өчен алар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгән.
Сенаж, силос салу үз көчләре белән башкарылган. Бер шартлы терлеккә 43,8 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләнгән. Игенчелек тармагында да ныклап тырышасы, алдынгы технологияләрне өйрәнеп, аларны кулланышка кертәсе бар.
Нинди генә хуҗалык булмасын, әгәр ул берникадәр төзелеш алып бармый икән, аның киләчәге юк дигән сүз. Хисап елында "Эконом" хуҗалыгында барысы 4 миллион 812 мең сумлык төзелеш эшләре алып барылган. Югары Яхшыйда бозаулау бүлеге яңартылган. Сөт линиясенә реконструкция, җәйге лагерьда 6-12 айлык бозаулар утары ясалган. Ындыр
табакларында икмәк салу складлары яңартылган. Агымдагы елда да төзелеш эшләрен дәвам итәргә уйлыйлар.
Машина-трактор паркына килгәндә, биредә дә техника искерә. Ул елдан-ел яңартуны сорый. Бу юнәлештә дә эш алып барырга ниятлиләр.
Фаил Камаев хуҗалыкның һәр тармагына аерым тукталып, үз фикерләрен җиткерде.
- Бүгенге көндә сезнең хуҗалык үсештә булса да, ул бик аз гына аермада чагылыш таба. Мөмкинлекләрегез җитәрлек, барлык белгечләр дә ныклап уйланып, быел күрсәткечләрегезне ныграк яхшыртсагыз иде. Җитештергән продукциягез күп булса, хезмәт хакларын яхшырак түләргә дә мөмкинлегегез була дигән сүз, - диде ул.
Ахырда 2015 елда яхшы күрсәткечләргә ирешкән, хезмәт килешүен үтәгән хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев