Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яңа елдан – яңача

Терлекчелек нәтиҗәләренә багышланган 24 нче форма киңәшмә хәзер яңа төс ала. Ай саен ул районның бер хуҗалыгында гамәли рәвештә узачак. 12 гыйнвар көнне "Ташкын" ҖЧҖнә районның хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр җыйналды. Исеме җисеменә килеп тора әлеге җәмгыятьнең. Ташкын булып ургып кергән яңалыклары күп. 2011 елда 450 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек-терлекчелек...

Терлекчелек нәтиҗәләренә багышланган 24 нче форма киңәшмә хәзер яңа төс ала. Ай саен ул районның бер хуҗалыгында гамәли рәвештә узачак.
12 гыйнвар көнне "Ташкын" ҖЧҖнә районның хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр җыйналды. Исеме җисеменә килеп тора әлеге җәмгыятьнең. Ташкын булып ургып кергән яңалыклары күп. 2011 елда 450 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек-терлекчелек комплексы куллануга тапшырылган. Барлыгы 67 млн. сумга төшкән объектка өметләр зурдан. Заманча җиһазланышлы ферма заманча эш оештыруны таләп итә. Баш саннары күп булуга карамастан, биредә нибары биш сыер савучы эшли. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов ферманың һәрбер почмагын күрсәтеп чыкты, төзелеш үзенчәлекләре белән таныштырды. Узган елда яңа туган бозаулар өчен профилакторий төзелгән, таналар каплату комплексы эшләнгән. Болар өчен җәмгысе 20 млн. сум акча тотылган. Тәҗрибә уртаклашырга килгән коллегаларга тәкъдим итәр яңалыклар әле моның белән генә чикләнми. Соңгы вакытта хуҗалык терлекләрен тояк авыруы җәфалый. Җитәкче-белгечләр киңәшәләр дә, сыерлар өчен "лечебница" - дәваханә ясап куялар.

Реклама


Тояк авыруы инде артка чигенгән. Башка чиргә тарыган маллар да тиз арада шушында китерелә. Нәкъ кешеләр кебек үк, тернәкләнүгә, кабат гадәти тормышка кайтарылалар. Мөгезле эре терлекләр санын 2010 ел белән чагыштырганда 2011 елда 100 башка арттырганнар, киләсе елга да ишәйтергә исәплиләр. Каплату, бозаулату һәм сөт җитештерүдә тагын да зуррак биеклекләр яуларга әзер ташкынлылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 18 гыйнвар, 2012 4 (9649) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев