Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яңарыш – заман таләбе

Ел елга охшап килми, диләр. Табигать шартларын гына искә алып әйтүем түгел, соңгы арадагы һәркемгә мәгълүм геосәяси һәм икътисади киеренкелек тә агросәнәгать өлкәсендә берникадәр яңа алымнар, киләчәккә ышанычлы юллар табып эшләүне таләп итә. 10 апрель көнне район мәдәният сараенда узган агроикътисади конференциядә әлеге мәсъәлә кызыл җеп булып сузылды. Төгәлрәк әйтсәк,...

Ел елга охшап килми, диләр. Табигать шартларын гына искә алып әйтүем түгел, соңгы арадагы һәркемгә мәгълүм геосәяси һәм икътисади киеренкелек тә агросәнәгать өлкәсендә берникадәр яңа алымнар, киләчәккә ышанычлы юллар табып эшләүне таләп итә.
10 апрель көнне район мәдәният сараенда узган агроикътисади конференциядә әлеге мәсъәлә кызыл җеп булып сузылды. Төгәлрәк әйтсәк, игенчеләрнең быелгы җыены "Район, авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр куллануны киңәйтеп товар җитештерүне яңа баскычка күтәрү" шигаре астында узды.
Биредә хуҗалык җитәкчеләре генә түгел, игенчелектә хезмәт куйган бар белгечләр дә, уңыш өчен көрәшкән механизаторлар да катнашты. Уңышның күләме, сыйфаты турыдан-туры һәркемнең хезмәтенә бәйле. Мәсәлән, агроном ялгышса, 100 процент уңыштан колак кагарга була. Ә инде бар белемен, тормыш тәҗрибәсен эшкә җигеп, булсынга эшләсә, хезмәт нәтиҗәсен 10-50 процентка арттыру мөмкин. Механизаторлар хаталанса - 20 процент, чәчүдә катнашкан эшчеләрнең битарафлыгы аркасында 5 процент уңышны югалтабыз. Хәер, хезмәтне тиешенчә оештыру һәм кеше факторы гына түгел, орлыклар белән тиешенчә эшләү дә уңышка илткән тәүге баскычларның берсе.
Район буенча, нигездә, бөртекле-кузаклы культура орлыклары җитәрлек күләмдә, яхшы сыйфатлы итеп әзерләнгән. Ләкин, туфракка яңа орлык салдым, дип, ишелеп киләсе уңышны көтеп утыру урынсыз. Бер үк орлык төрле хуҗалыкта төрле уңыш бирергә мөмкин.
Конференция барышында моның ачык мисалы да искәртелде. "Уралсибирская" язгы бодай сортын бер чама мәйданнарда кулланган "Наратлы", "Ташкын", "Нур" хуҗалыкларында, мәсәлән, уңыш төрлечә: "Наратлы" хуҗалыгы 1 гектардан 41 центнер, "Ташкын" - 35, "Нур" - 22,5 центнер уңыш алуга ирешкән. Тулаем җыем күләме дә үзгә. "Наратлы" һәм "Ташкын" хуҗалыкларында элгәре культура борчак булса, "Нур" хуҗалыгында элекке кукуруз басуына чәчкән булганнар.
Шушы гади генә мисалда яңа орлыкның җирлегенә, элгәренә һәм эш алымнарына бәйле рәвештә уңыш бирүчәнлеге күренә. Кызганыч, хуҗалыкларның ни дәрәҗәдә ашлама кулланулары гына сер булып калды. Мәгълүм ки, уңыш сыйфатын һәм күләмен билгеләүче төп факторларның берсе ул.
Ашсыз җирдән яхшыны өмет итеп булмый. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 1 гектарга 20-22 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашламалар тупланган. Бурыч - әлеге санны 50 килограммга җиткерү. Узган ел хуҗалыклар 1 гектарга 37 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама кулланган, ә мисал өчен, ерак 90 нчы елларда әлеге сан 123 килограмм булган.
Конференция барышында якын киләчәккә тәгаенләнгән алмаксатлар да ассызыкланды. 2015 елда 160 мең тонна тулаем җыем алу, 1 шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге
хәстәрләү бурычы куелды.
Агроикътисади конференция күңелле мизгелләргә дә бай булды. Агросәнәгать комплексында озак еллар тырыш хезмәтләре өчен "Таң" хуҗалыгының баш зоотехнигы Фәвәдис Сәйфетдинов һәм "Чиялек" хуҗалыгының бригадиры Дилшат Әхмәтовлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев