Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Якында гына йөри

Язгы ташулар алдыннан, февраль аенда ТР авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә, ветеринар санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан, Актаныш районы дуңгызчылык фермаларында - "Янаул", "Эконом", "Саф", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда булдылар. Әлеге хуҗалыклар, дуңгызларның африка чумасына каршы катгый контроль оештырмау һәм шактый гына ветеринар...

Язгы ташулар алдыннан, февраль аенда ТР авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә, ветеринар санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан, Актаныш районы дуңгызчылык фермаларында - "Янаул", "Эконом", "Саф", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда булдылар.
Әлеге хуҗалыклар, дуңгызларның африка чумасына каршы катгый контроль оештырмау һәм шактый гына ветеринар таләпләрне бозу аркасында төрле күләмдә штрафка тартылдылар.
Авырудан саклануның төп чарасы - дуңгызчылык предприятиеләрендә, шәхси хуҗалыкларда асралучы дуңгызларны ябык режимда тоту. Безнең идарә тарафыннан уздырылган тикшеренүләрдә күренгәнчә, шактый гына предприятиеләр, мәсәлән Тукай районының "Камский бекон" ҖЧҖндә әлеге шартлар үтәлә, әмма шәхси хуҗалыкларда, шул исәптән фермер хуҗалыкларда моңа бик әһәмият бирелми. Шуның аркасында әлеге авыруның республика чиге аша керүенең куркынычлыгы бермә-бер арта.
Россия Федерациясе буенча дуңгызларның африка чумасы буенча киеренкелек үзгәрешсез. Агымдагы елда гына төрле өлкәләрдә 14 авыру очрагы теркәлгән. Шәхси хуҗалыкларга төп мөрәҗәгатебез шул - әлеге киеренке чорда барлык зоогигиеник таләпләрне үтәп эш йөртсеннәр иде.
Дуңгызларның африка чумасы буенча профилактикага кагылышлы сорауларыгыз булса, Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТРдагы идарәсе, дәүләт ветеринар күзәтчелек бүлегенә хәбәргә чыга аласыз: Казан (843) 277-69-57, Чаллы (88552) 40-05-38, 40-05-39; Актаныш районы ветеринария берләшмәсе: 3-28-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев