Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ялганның да чиге бар

"Дөреслек никадәр ачы булмасын, ялган иминлек кирәкми",-дип ассызыклады район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында басуларны карау нияте белән узган чираттагы гамәли сөйләшүдә. Әлеге сүз хуҗалыкларның өстәп язылган саннарына кагыла. Күктән алган күрсәткечләргә алданып йөрүдә мәгънә юк икәне көн кебек ачык. Иртәме-соңмы чиге булмый калмый. Сер...

"Дөреслек никадәр ачы булмасын, ялган иминлек кирәкми",-дип ассызыклады район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында басуларны карау нияте белән узган чираттагы гамәли сөйләшүдә.
Әлеге сүз хуҗалыкларның өстәп язылган саннарына кагыла. Күктән алган күрсәткечләргә алданып йөрүдә мәгънә юк икәне көн кебек ачык. Иртәме-соңмы чиге булмый калмый. Сер түгел, узган елларны гектарыннан 50-70 центнер "уңыш" алучылар да булды. Саннар сөтчелек тармагында да хакыйкатьне ачык билгеләргә мөмкинлек бирми.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 май көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, тулаем савым физик авырлыкта 141 мең тонна тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 мең тоннага артык булса да, реализация саннары бик үк өметле түгел: 2011 елгы күрсәткечтән әллә ни ерак китә алмаганбыз. Билгеле ки, арада кирегә китүчеләр дә: сөт сатуны тонна-центнерлап киметкән хуҗалыклар да бар.
Бүгенге көндә, берничә хуҗалыкны исәпкә алмаганда, район буенча язгы чәчүне тәмам дип әйтергә була инде. Хәер, бер зур эштән котылсак та, кул кушырып мул уңыш көтеп утыру урынсыз. Әлеге чираттагы гамәли сөйләшү дә үсемлекләрне тәрбияләүгә нигезләнгән иде. Иң әүвәл, сөйләшүдә катнашучылар "Ташкын" ҖЧҖнең тәүгеләрдән чәчелгән кукуруз басуында тукталдылар. Иртә чәчүнең уңай яклары шактый: беренчедән чәкәне җитешә, терлек азыгына дип әзерләгәндә күпкә туклыклырак була ул. Быел район хуҗалыкларында 4500 гектардан артык мәйданда чәчү ниятләнгән иде. Шөкер, җирлекләрдә хәрәкәт бара. Бары тик "Нива" ҖЧҖндә генә, узган елгы тырма тешенә басарга чамалапмы, кукуруз чәчүне әле башламаганнар да. Сөйләшүдә әлеге хезмәтне бар хуҗалыкларда да атна ахырына кадәр тәмамлау бурычы ассызыкланды.
Гамәли киңәшмә барышында шулай ук "Актаныш" агрофирмасы, "Эконом" ҖЧҖ басулары да каралды. Яхшый җирлегендә җитәкче-белгечләр иртә язда тәкъдим ителгән "Быстрица" чәчкеченең эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, агрофирманың Олыимән басуында үрчетү өчен иң авыр культураларның берсе булган козлятникны үстерү технологиясе белән таныштылар.
Сөйләшүдә шулай ук, кичектерми чүп үләннәренә, корыткычларга каршы эшчәнлекне башлап җибәрү дә искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев