Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ярминкәгә әзерме?

Продукция җитештерү - бер әйбер, ә аны сатып алучыга бөтен шартларын туры китереп тәкъдим итә белү - бөтенләй башка. Продукцияң никадәр генә яхшы һәм сыйфатлы булмасын, тутырган капларың, урнаштырган урының сатып алучы күңеленә хуш килмәсә, товарыңның сатылмаячагын көт тә тор. Ярминкәләрдә йөргән вакытта да күзләребез, иң элек, матур итеп урнаштырылган,...

Продукция җитештерү - бер әйбер, ә аны сатып алучыга бөтен шартларын туры китереп тәкъдим итә белү - бөтенләй башка. Продукцияң никадәр генә яхшы һәм сыйфатлы булмасын, тутырган капларың, урнаштырган урының сатып алучы күңеленә хуш килмәсә, товарыңның сатылмаячагын көт тә тор.
Ярминкәләрдә йөргән вакытта да күзләребез, иң элек, матур итеп урнаштырылган, чиста, матур төргәкләрдәге товарларга төшә. Ит сайлаган вакытта да сатучысының да, ватучысының да киеменә һәм итнең үзенә игътибар итәбез. Кайбер хуҗалыкларның ит чабу бүкәннәре һәм өстәлләре бер дә кешене җәлеп итәрлек түгел. Шуның өчен, сентябрь аенда авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында узган семинарларның берсендә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ит сату җайланмаларын ясау буенча хуҗалыклар арасында конкурс игълан иткән иде. Аның өчен хуҗалык инженерлары җаваплы итеп билгеләнде. 21 октябрь көнне аэропорт территориясендә әлеге конкурска нәтиҗә ясалды.
- Безнең инженерлар конкурска бик җитди әзерләнделәр, -дип таныштыруны башлады район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев. - Бүгенге бәйгенең нәтиҗә ясау өлешенә 10 хуҗалык үз җайланмасын алып килде. Ә Нур Баян исемендәге, "Нигез", "Таң" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы ул җайланмаларны ясасалар да, хуҗалык җитәкчеләре җибәрмәү сәбәпле, конкурста катнаша алмадылар.
Күпчелек хуҗалыкларның җайланмалары өч өлештән тора: түшкәләрне элеп кую өчен тимердән эшләнгән, ыргаклар куелган җиһаз, ит чабу бүкәне урнаштырылган өстәл, сатып алучыга тәкъдим ителәсе чабылган итне кую өчен өстәл.
Безнең конкурсның таләбе шул - әлеге җайланмалар тиз генә сүтеп, җыела торган, җыйнак һәм җиңел булырга тиешләр, - ди Дәниф Харисов. - Базарга килеп туктауга, тиз генә палаткаңны корып, әлеге җайланманы урнаштыру товарыңны сатуга бик нык тәэсир итә. Гадәттә кеше ит, сөт кебек продуктларны алу өчен бик иртә килә. Алдан килеп, әлеге җайланмаларын тиз арада урнаштыра алганнар, әлбәттә, ота.
Кече эшмәкәрлектә инновацион технологияләрне кертүнең бер алымы да дип карарга кирәктер моны. Иҗат җимешләренә инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бергәләп бәя бирделәр. Ун төрле критерийны исәпкә алып, урыннар да чыгарылды. Әлбәттә, һәр хуҗалык бу җайланманы үз фантазиясеннән чыгып ясаган. Арада аерылып торганнары да бар. Тик һәммәсенең максаты - сатасы продукцияне сатып алучыга яхшы яктан күрсәтү.
Рәис Гыйльманов, "Тамыр" хуҗалыгының баш инженеры:
- Ярминкәдә ит сатар өчен шушы җайланманы ясадык. Эшләү әллә ни авырлык тудырмады. Кул астында булган материалларны кулландык. Үзебезгә дә ошады. Үзе җиңел, үзе җыела торган. Киләчәктә бик теләп кулланачакбыз.
Урыннарга килгәндә, I урынга - "Тамыр" хуҗалыгыннан Рәис Гыйльманов, II урынга - "Нур" хуҗалыгыннан Әбүгали Әхмәтгалиев, III урынга "Наратлы" хуҗалыгыннан Мөхәмәтнур Локманов лаек дип табылдылар.
Бу атнада безнең район хуҗалыклары, авыл җирлекләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләре белән Чаллыга ярминкәгә барачак.
- Алып барасы продукциягез җитәрлек һәм сыйфатлы, шәһәр халкы яратып алырлык булсын, - диде Дәниф Харисов.
Иткә ихтыяҗ зур булганлыктан, барлык хуҗалыкларга да ит,шулай ук сөт продуктлары алып барырга кушылды. Үзләре ясаган әлеге җайланмаларын алар беренче тапкыр шушы ярминкәдә сынап караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев