Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшь фермерга ярдәмгә

Быел Татарстан Республикасында "2012-2014 елларга исәпләнгән", "яшь фермерларга ярдәм күрсәтү" федераль программасы башланып китте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрләреннән мәгълүм булды. "Яшь фермер" федераль программасында яшьләр генә түгел, районыбызның барлык кешеләре дә катнаша алалар. Чөнки ул 19 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр өчен гамәлгә кертелә. Әлеге программа,...

Быел Татарстан Республикасында "2012-2014 елларга исәпләнгән", "яшь фермерларга ярдәм күрсәтү" федераль программасы башланып китте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрләреннән мәгълүм булды.
"Яшь фермер" федераль программасында яшьләр генә түгел, районыбызның барлык кешеләре дә катнаша алалар. Чөнки ул 19 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр өчен гамәлгә кертелә. Әлеге программа, билгеле булганча, федераль бюджеттан финанслана. Үзенең фермер хуҗалыгын ачарга теләүчеләр азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән фермерлардан да киңәш ала алалар. Бездә инде бу нисбәттән ике як өчен дә отышлы булган гадәт барлыкка килде: районның икътисад бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә фермерларга документлар туплауда һәрдаим ярдәм итеп торалар.
"Яшь фермер" федераль программасында катнашу өчен дә махсус конкурста катнашырга кирәк булачак. "Татар-информ" мәгълүматларыннан аңлашылганча, конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча крестьян-фермер хуҗалыклары төзү өчен грантлар биреләчәк. Әмма грантлар алу өчен крестьян-фермер хуҗалыкларының җитештерү базасын булдыру, киңәйтү яки модернизацияләү өчен бизнес-планнар тәкъдим ителергә тиеш, диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев