Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшь фермерларга – ике программа

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе "Эшен башлаучы фермер", икенчесе "Гаилә фермасы" дип атала. ТР Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, программада катнашырга теләк белдерүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак. Эшен башлап кына җибәргән фермерларга федераль...

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе "Эшен башлаучы фермер", икенчесе "Гаилә фермасы" дип атала.
ТР Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, программада катнашырга теләк белдерүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак. Эшен башлап кына җибәргән фермерларга федераль казнадан каралган грант ярдәме күләме 1 млн 705 мең сумга кадәр. Аграр министр бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә бәян итте.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республикада төзелгән гаилә фермалары саны 400 гә якынлашкан. Тик аларның барысын да югары технологияле дип әйтеп булмый әле. Ә бюджет ярдәме югары технологияле фермаларга гына күрсәтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә "Татнефть" ААҖ ярдәме белән гаилә фермалары төзелеше дә дәвам итә...
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына җирле бюджетларда гаилә фермалары төзелешенә ярдәм өчен финанслар карарга кушкан иде. "Кредит ресурслары мөмкинлекләрен дә кече формадагы хуҗалыкларны үстерүдә мөмкин кадәр күбрәк кулланачакбыз", - ди министр. 2011 елда гомуми суммасы 4,6 млрд сумлык 20 меңнән артык шундый кредит бирелгән.
Марат Әхмәтов узган ел авыл җирендәге эшмәкәрләр өчен "Лизинг-грант" программасы ярдәме сизелерлек булды, дип исәпли. Фермерлар, аларның ассоциациясенең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен күздә тотып, бүгенге киңәшмәдә ул Премьер-министрга кече бизнес өчен сөтне беренчел эшкәртү һ.б. җиһазлар буенча лимитны арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев