Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЯЩУР ИШЕК КАГА: Очсыз терлек алам дип бәлагә тарый күрмәгез

Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә тилчә-ящур авыруы барлыгы ачыкланды.

2021 елның ноябрь аенда Казахстан территориясендә тилчә авыруы теркәлүе турында беренче мәгълүмат теркәлгән иде. Беляев районы Казахстан белән чиктәш, бәлки куркыныч авыру әлеге республикадан кергәндер, әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат юк. 
Ящур – хайваннан кешегә йога торган аеруча куркыныч инфекция. 
Ул йорт һәм кыргый партояклы хайваннар өчен куркыныч. Мөгезле эре терлекләр, башка хайваннар, дуңгызлар авыруга дучар була. Бигрәк тә тилчәгә яшь хайваннар тиз бирешә. Аларда авыру олы терлекләрнекеннән авыррак уза. Ящурның төп клиник билгеләре- авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тире тиресендә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнә. Бозауларның тилчәсе куыкларсыз, кискен гастроэнтерит рәвешен ала. Олы терлекләр - 5-14, яшь маллар-1-2 тәүлектән соң вафат була. 
Авыру хайваннар- инфекция чыганагы. Шулай ук терлекләр авыруның инкубация чорын кичергәндә дә куркыныч. Авыру терлекнең сөте, селәгәе, сулаган һавасы, сидеге һәм фекалияләре дә әйләнә-тирәгә авыру тарата. Нәтиҗәдә, көтүлекләр, биналар, авыру терлек асрала торган биналар, су чыганаклары, азык, транспорт чаралары дә инфекция белән зарарлана. 
Кешеләр чирле хайваннарның сөте һәм сөт эшләнмәләре, сирәк очракта ите белән авыру йоктыра. Хезмәт күрсәтүче персонал сыер саву, карау, дәвалау, авыру хайваннарны сую вакытында авыру эләктерә. 
Инфекциягә каршы торуның төп чарасы-профилактика. Тилчә авыруы таралган Оренбург өлкәсеннән һәм Башкортостан Республикасыннан Татарстанга терлекләр кертү туктатыла. Шушы көннәрдә эпизоотик хәл имин булмаган төбәкләрдә терлек базар бәясеннән шактый арзанрак бәядән сатыла башлаячак. Очсыз терлек алам дип бәлагә тарый күрмәгез. 
 
Терлек азыгы да алда язып үткәнчә, инфекция чыганагы була ала. Оренбург өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы территориясеннән терлек азыгын алып кайту шулай ук тыела. 
Терлек асраучылар, сыер, сарык кебек йорт хайваннарында тилчә авыруына хас билгеләр күрү белән тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев