Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшәеш саннарда чагыла

Узган елның ахырында, 2011 ел нәтиҗәләренә һәм алдагы бурычларга багышланган киңәшмәдә терлекчелек тармагы өчен шактый гына алмаксатлар билгеләгән идек. Кызганыч, әлегә тармакта кискен үзгәрешләр сизелми. Терлекчелек алга, яхшы тапталган иске юл белән бара. Төп бурычларның берсе- эре мал саннарын арттыру. Гыйнвар ае нәтиҗәләрендә күренгәнчә, хуҗалыклар елның беренче аенда баш саннарын...

Узган елның ахырында, 2011 ел нәтиҗәләренә һәм алдагы бурычларга багышланган киңәшмәдә терлекчелек тармагы өчен шактый гына алмаксатлар билгеләгән идек. Кызганыч, әлегә тармакта кискен үзгәрешләр сизелми. Терлекчелек алга, яхшы тапталган иске юл белән бара.
Төп бурычларның берсе- эре мал саннарын арттыру. Гыйнвар ае нәтиҗәләрендә күренгәнчә, хуҗалыклар елның беренче аенда баш саннарын 3 процентка арттыруга ирештеләр. Ел ахырына исә эре мал саны буенча 40 меңлек чиккә чыгасы булса, ай саен ким дигәндә 6-7 процентка арттыру зарур: "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары, "Чишмә", "Наратлы", "Нива", "Алга", "Нур" ҖЧҖләре генә әлегә сәясәткә йөз тотып эшли. "Нигез", "Янаул", "Эконом", "Саф" ҖЧҖләрендә мал саннарын арттыру буенча хәрәкәт кире якка.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе әзерләгән саннарга караганда, үрчем алуда һәр хуҗалыкның да мөмкинлекләре зур булса да, хакыйкатьтә исә күрсәткечләр күпкә түбән. Эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавы аркасында хуҗалыклар күпне югалта.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 февраль, 2012 14 (9659) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев