Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЯШӘЕШ: Тимерне кызуында сугалар

Механизаторлар быел эшләгән техника һәм тагылма коралларын киләсе елга әзерләү белән мәшгуль.

Соңгы вакытта хуҗалыкларның остаханәләрендә, тимерче алачыкларында тимер чүкегән тавышларны еш ишетергә була. Механизаторлар быел эшләгән техника һәм тагылма коралларын киләсе елга әзерләү белән мәшгуль. Ә инде аларны көздән яхшылап карап, төзәтеп куймасаң, алдагы яз һәм көзге кыр эшләрендә өзеклекләр чыгасын көт тә тор. Районда техника ремонты ни дәрәҗәдә оештырылган? Кайсы хуҗалыклардан үрнәк алырга булуы хакында  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәевтән кызыксындык. Һәм аның белән бергәләп “Тамыр” хуҗалыгындагы эш барышы белән таныштык.

– Сөйләшүебезне иң элек техниканы саклауга куюдан башлыйк әле.
– Көзге кыр эшләре тәмамлангач техниканы саклауга кую буенча “Башак”, “Чишмә”, “Тамыр” , “Таң”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар барлык җир эшкәртү техникасын юып, чистартып, тәгәрмәчләрен агартып, күтәртеп куйдылар. Шушы ук хуҗалыкларда бөртекле ашлык һәм турагыч комбайннары да вакытында саклауга куелды. Кукурузны бөртеккә сугу нәтиҗәсендә бер “Ягуар” һәм ике-өч данә бөртекле ашлык комбайны әле эштә. Ике-өч көн эчендә җыеп бетерсәк, алары да карлар яуганчы саклауга куелыр дибез.

– Ремонт мәсьәләсенә килсәк...
–Без инде бөртекле ашлык һәм турагыч комбайннар ремонтын башлап җибәрүне дә бурыч итеп куйган идек. “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары аның ремонтын сентябрь аенда ук башладылар. Күп кенә хуҗалыклар бөртекле һәм турагыч комбайннарына дефектовка ясап, запас частьларга заказ бирде. Ә инде соңарган хуҗалыклар киләсе елда запас частьларны, узелларны 15 процентка күтәрелгән бәяләрдән алырга мәҗбүр булачак. Чөнки 2000 елдан бирле ел саен запас частьлар 15 процент тирәсендә артып бара. Шуңа безгә ничек тә дефектовканы 1 ноябрьгә тикле бетереп, запас частьларны кайтартып калдырырга кирәк. 

Бөртекле ашлык комбайннарының барабан асларын, авыш камераларын салдыру да бурыч итеп куелган иде. Безнең комбайннар яңа, ватык түгел  дип, барабан асларын салдырмаучылар да булды. Бу эшләрне кичекмәстән эшләргә кирәк. Чөнки аларны салдырганда гына кайсы урыны ашалганын белеп була.
 
Хуҗалыклардагы инженер-техник белгечләр, икътисадчылар тарафыннан ремонт бригадасына түләү буенча җыеп аңлатылырга тиеш. 

– Тагылма кораллар ремонты буенча да әйтеп китсәгез иде.
–  Районда 4000гә якын тырма ремонты 1 ноябрьгә тикле тәмамланырга тиеш. “Нигез”, “Наратлы” хуҗалыкларында хәрәкәт сүлпән, ә СПСК “Агыйдел”дә ремонт бөтенләй башланмаган. Ә менә Нур Баян исемендәге хуҗалык, ремонтка иртә керешү нәтиҗәсендә чәчү комплексларын да ремонтлап бетерде инде. Быелгы көз чәчү комплексларын ачык һавада ремонтларга тулы мөмкинлек бирде. Техника ремонтын оештыру, аның барышы буенча “Тамыр” хуҗалыгын үрнәк мисал итеп китерергә мөмкин. 

Аларның техника ремонты барышы белән танышканнан соң, моның, чыннан да, шулай икәнлегенә 
ныклап инандык без. 

– Безнең Югары Богады, Иске Богады, Яңа Җияш, Яңа Богады бригадаларында ремонт бригадалары оештырылды. Аларда тулы көченә эш бара. Инде 16 культиваторның соңгысын ремонтка керттек. Тырмаларны октябрь ахырына төгәллибез. Хәзер нигездә чәчкечләрне ремонтлау белән шөгыльләнәбез, – дип эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның баш инженеры Рәес Гыйльманов. 
Хуҗалыкның үзәк машина-трактор паркында да эш кайный. Биредә трактор, комбайннарны, чәчкечләрне төзәтәләр.

–  Ике комбайн ремонтланып бетү стадиясендә. Тракторларны ремонтлыйбыз. Төрән ремонты да, нигездә биредә башкарыла. Ике чәчкеч ремонтлана, – ди остаханә мөдире Мөдәрис Гыйльманов. 

Остаханәдә хезмәткәрләргә барлык эш шартлары да тудырылган. Алар җылытылган. Детальләрне күтәрү өчен махсус җайланмалар көйләнгән. Күчеп йөри торган һәм стационар эретеп-ябыштыру җайланмалары да җитәрлек. Комбайннарга дефектовка ясалып, запас частьларга заказ бирелгән. 

Яңа Богады авылындагы техниканы саклауга кую зонасы әйләндереп алынган. Чистартылган. Остаханәгә якынлашуга, тимер чүкегән тавыш каршы алды. Эчтә исә, гөр килеп, эшчеләр ремонт белән шөгыльләнә. Бер почмакта тырма, икенчесендә чәчкеч төзәтәләр. Ремонт бригадасы егетләре, нигездә, механизаторлар һәм шоферлар. Бригадирлары да шофер булып эшләүче Илсур Хамматуллин. Тимерче Илназ Гайнанов тырма суга, Нияз Нәбиуллин белән Филис Солтанов тырма җыялар. Ришат Хисамов культиваторны җыеп бетергәч, чәчкеч ремонтлый башлаган. 

– Коллектив тату. Егетләр тырышлар. Остаханәне ягып җылытабыз. Тырма ремонты шушы көннәрдә бетәчәк. Чәчкечләрне дә яңа елга тикле ремонтлап бетерербез, – ди Илсур Хамматуллин.  

Шушындый карусыз хезмәткәрләр булганда, хуҗалык киләсе язгы кыр эшләренә тулы әзерлек белән кереп китәр дигән ышаныч бар.

– 30 октябрьдә Рәсәйдә инженер-механиклар көне билгеләп үтелә. Барлык инженер-механикларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек телим, – дип, изге теләкләрен җиткерде Нәфис Сәлимгәрәев.

Әлеге котлауларга без дә кушылабыз. Хезмәтегезнең никадәр җаваплы икәнен дә аңлыйбыз. Чөнки техника заманында сездән башка бер генә эш тә бармый. Тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев