Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЯШӘЕШ: Үзе татлы, үзе табышлы

Иске Кормаш авылы каршындагы басу кырмыска оясын хәтерләтә. Биредәге техниканың күплегенә һәм аларның хәрәкәтенә күз иярми.


“Әнәк” агрофирмасы шикәр чөгендере игүнең чын-чынлап җаен алды дияргә тулы нигез бар. Менә өченче ел инде алар әлеге табышлы һәм файдалы культураны шактый мәйданнарда игеп, агрофирма кассасына саллы керем кертәләр. Быел алар шикәр чөгендерен 1357 гектар мәйданда үстергәннәр. Хәзерге көндә аны җыйнау бара. Эшнең барышы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме 10 октябрь көнне агрофирманың Иске Кормаш бүлекчәсе басуына юл тотты.  

Иске Кормаш авылы каршындагы басу кырмыска оясын хәтерләтә. Биредәге техниканың күплегенә һәм аларның хәрәкәтенә күз иярми. Ә инде 10 метр киңлектәге шикәр чөгендере өеме чиксезлеккә  
сузылган кебек. Ирексездән: “Менә кайда ул байлык!” – дип куясың. 


Билгеле, әлеге стадиягә җиткәнче, бик нык көч куярга кирәк шул. Әнәклеләр исә сыната торганнардан түгел. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккәннәр. 


Шикәр чөгендере игүгә керешкәнче дә бик нык өйрәнергә туры килгән аларга. Ахырдан Amity дип аталган Америка технологиясенә тукталырга булганнар. Һәм ялгышмаганнар.


– Әлеге технологиянең үзенчәлеге  традицион формада үстерүчеләрдән шактый аерыла. Бу технология буенча шикәр чөгендеренең рәт арасы 56 сантиметр итеп калдырыла. Ә традицион технология буенча ул 45 сантиметр. Чәчү нормасы буенча Amityда бер гектарга 140 мең данә орлык алына, ә традицион технология буенча 120 мең данә. Америка технологиясенең төп өстенлеге – рәт арасына культиватор белән эшкәртергә кереп була, – ди агрофирманың баш агрономы Айзат Заманов. 


– Шикәр чөгендерен Amity технологиясе буенча республикада Мөслим һәм Сарман районнары гына  игә. Киләсе елга шикәр чөгендере мәйданнарын 1500 гектарга җиткерергә исәплибез. Быел тагын бер чөгендер алу комбайны алдык. Алдагы елда дүрт звено эшләр дип планлаштырабыз. 


Быел әлеге татлы культура агрофирманың Әтәс, Кормаш, Түке һәм Минзәлә районындагы Мөшеге бүлекчәләрендә үстерелгән. Аны алуга 20 сентябрь көнне керешкән булганнар. Инде 960 гектар мәйданда шикәр чөгендере алынган. Уңышы да начар түгел. Бер гектарга уртача 470-500 центнерны тәшкил итә. Бүген-иртәгә Актаныш ягындагы өлешен тәмамлап, Минзәлә ягына күчәбез, дип хәбәр итте баш агроном. 


Алда телгә алынганча, шикәр чөгендерен алуда бик күп техника катнаша. Аларның барысы да шушы технология буенча эшләүгә көйләнгән чит ил техникасы.  Басуларда өч чабучы, өч алучы, алты бункер-арба ташучы техника хәрәкәтләнә. Эш ике сменада оештырылган. Шул рәвешле, биредә тәүлек әйләнәсе эш тынмый. 


Шикәр чөгендерен алуның үз технологиясе бар. Алдан яфракларын чапкыч, аның артыннан алучы комбайн һәм бункер таккан комбайн бара. Көннәр матур торганда минутны да әрәм итмәскә тырыша алар. 
Яфрак чабу – дефолиаторларда Марат Хәйретдинов, Валерий Солтанов, Камил Вагыйзов, Илнар Хафизов, Раил Зарипов, чөгендер алу комбайннарында Илнар Галиев, Айзат Фатыйхов, Илназ Хөрмәтуллин, Радик Габидинов, Алмаз Галләмов, Хамис Фәррахов, бункер-арбаларда Илгизәр Хәмәдиев, Дамир Гыйздәтуллин, Ленар Гайсин, Айзат Талипов,  Ралиф Тимеров, Илдус Солтанов, Рушат Хуҗагалиев, Мелс Имамов, Рәвис Гатин, Фәндүс Гайсин, Нияз Хәбибрахманов, Вазыйх Гайсин көн-төн намуслы хезмәтләрен куя.


– “Әнәк” агрофирмасы оешканнан бирле биредә эшлим. Менә өченче ел инде шикәр чөгендере игүдә катнашам. Аның өчен куәтле техника алдылар. Эшне артык авыр дип әйтә алмыйм. Яңгырлар яумаса, көненә 20 гектардан артыграк мәйданда яфракларын чабам, – ди Марат Хәйретдинов.

 
– Чәчүдә дә, рәт араларын эшкәртүдә дә, алуда да катнашам. Эшебез яхшы бара. Биредә эшләгән барлык механизаторларга уңышлар телим. Яңгырлар яумыйча, чөгендерне кыска вакытта алып бетерергә иде дигән теләктә калам.  Көнгә 18-20 гектар тирәсе чөгендер алам. Комбайн бик куәтле. Чөгендернең уңышы начар түгел, – ди Илнар Галиев. 


Аның алган чөгендерен Илгизәр Хәмәдиев әвенгә ташып тора. 


– Өзеклек тудырмыйбыз. Алмашлап ташыйбыз. Техниканы карап, саклап кына тотабыз. Эш нәтиҗәләре белән таныштырып торалар, – ди ул.  


Алда телгә алынганча, чөгендер 10 метр киңлектәге әвенгә өелә. Шуннан турыдан-туры Зәй шикәр заводына озатыла. Көнгә 50-100 КамАЗ машинасы китә диләр. Бу инде 2000-2500 тонна чөгендер дигән сүз. 


Әвеннән КамАЗларга төяү өчен Ropa maus дигән чит ил машинасы кулланыла. Әлеге техниканың егәрлеге шаккаткыч: ул 5-6 минут эчендә тагылмалы КамАЗ машинасына чөгендерне төяп тә куя. Бу агрегат белән Марсель абый Насыйров идарә итә. Ул аның җаена тулысынча төшенгән инде, тел-теш тидермәслек итеп эшли.  


Агрофирмада хезмәткәрләргә барлык тиешле эш шартлары да тудырылган. Кайнар ризык, киемнәр белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакларын да вакытында биреп баралар. Шушы темп белән эшләгәндә озакка сузмый чөгендерне җыйнап бетерәбез, дип озатып калдылар алар безне. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев