Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшәешне саннар билгели

Узган атна ахырында район терлекчелек тармагының март ае йомгакларына багышланган чираттагы киңәшмә узды. Сөйләшүдә,гадәттәгечә, шәхси хуҗалыкларның яшәешенә дә күзәтү ясалды. Авыл, хуҗалыклар тормышында 1 ай эчендә никадәр үзгәрешләр булганы, район терлекчелек тармагының кай тарафка барганы, хакыйкатьне билгеләгән саннарда ачык чагыла. 1 апрель көненә шәхси хуҗалыкларда 12852 эре мал асрала, узган...

Узган атна ахырында район терлекчелек тармагының март ае йомгакларына багышланган чираттагы киңәшмә узды. Сөйләшүдә,гадәттәгечә, шәхси хуҗалыкларның яшәешенә дә күзәтү ясалды.
Авыл, хуҗалыклар тормышында 1 ай эчендә никадәр үзгәрешләр булганы, район терлекчелек тармагының кай тарафка барганы, хакыйкатьне билгеләгән саннарда ачык чагыла.
1 апрель көненә шәхси хуҗалыкларда 12852 эре мал асрала, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 729га артыграк. Ул аеруча Түке, Чуракай, Иске Сәфәр, Тат.Суыксу авыл җирлекләрендә арткан. Чалманарат, Усы, Югары Яхшыйда саннар кимүгә бара. Гомуми эре малның 6 меңгә якыны савым сыерлары. Шул ук Чуракай, Такталачык, Тат.Суыксу, Уразай җирлекләре бәрабәренә 2011 елның шушы чоры белән чагыштырып караганда 82 башка артык ул. Атлар, киресенчә кимүгә бара. Ел дәвамында Тат.Ямалы җирлегендә 21 атка артса, Тат.Суыксуда 21 башка кимегән.
Яшәешне икътисадый яктан билгеләгән саннарга килгәндә исә, авыл җирлегендә 4473,62 центнер ит һәм 18866,76 центнер сөт җитештерелгән. Ит сатудан 27 млн., сөт сатудан 22 млн.нан артык табыш алынган. 1 сыерга җитештерелеп сатылган сөт күләме буенча Аеш, Иске Сәфәр, Тат.Ямалы җирлекләренә тиңнәр юк. Хәер, әлеге җирлекләрдә сөткә түләү дә тотрыклы, бәяләр дә уртача (10-11сум). Түбәндәге таблицада күренгәнчә башка җирлекләрдә 1 литр сөткә бәя февраль аена караганда мартта чагыштырмача түбән тәгәрәгән. Әлеге саннарда хаклык бармы-юкмы- хәер авыл халкы яхшырак беләдер. Саннар газета битләрендә дөнья күргәч "Каян уйлап табасыз аларны?"- дип, исемсез сөрән салучылар да булгалый.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 18 апрель, 2012 30 (9675) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев