Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы чәчүгә әзерлек бара инде

Ел ахырына якынлашып килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә бәя биргән гамәли сөйләшүләр башланып китте. Күптән түгел "Нур", "Башак" җәмгыятьләрендә узган иде ул, ә шушы көннәрдә җитәкчеләр "Нигез" хуҗалыгында очрашып, тәҗрибә уртаклаштылар. - Язгы чәчүгә орлыклар әзер. Культураларның сортларын яңарту өстендә эшлибез.Терлекчелеккә килгәндә исә, узган елгы кебек зур төзелешләр...

Ел ахырына якынлашып килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә бәя биргән гамәли сөйләшүләр башланып китте. Күптән түгел "Нур", "Башак" җәмгыятьләрендә узган иде ул, ә шушы көннәрдә җитәкчеләр "Нигез" хуҗалыгында очрашып, тәҗрибә уртаклаштылар.

- Язгы чәчүгә орлыклар әзер. Культураларның сортларын яңарту өстендә эшлибез.Терлекчелеккә килгәндә исә, узган елгы кебек зур төзелешләр башкармадык, булганнарын тиешенчә җиһазладык, озакламый бозауларга яңа алмаш профилакторий сафка басарга әзер, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов, еллык эшчәнлеккә кыска нәтиҗә ясап.


Биредә инде хезмәт күптәннән җайга салынган.
Гамәли сөйләшү барышында хуҗалыкның һәрбер тармагына күзәтү ясалды. Тик шулай да, төп күтәрелгән мәсьәлә - язгы чәчүгә әзерлек булды. Билгеле ки, бүгеннән үк хәстәрен күрмәсәң, яхшы уңышка өмет итү урынсыз. Шөкер, язгы чәчүгә тәгаенләнгән орлык артыгы белән салынган: ниятләнгәннән 6 процентка күбрәк ул һәм 14828 тонна тәшкил итә. Шуның 12 мең тоннага якыны кондицияле, ягъни гомуми күләмнең 85 проценты сыйфат ягыннан уңай бәяләнгән. Бу өлкәдә үзгә бер яңалык та бар: район дәүләт орлыкчылык инспекциясенә китерелгән орлыклар, сыйфат ягыннан сыналгач, бар кимчелекләре дә искәртелгән нәтиҗәсе турыдан-туры хуҗалык җитәкчесенә юллана. Шулай итеп, язын ни чәчәсен һәрбер җитәкче ачык белеп торачак. Анысы билгеле булгач, нинди уңыш аласы да мәгълүм инде, димәк.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 22 ноябрь, 2013 88 (9834) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев