Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләре көндәлегеннән

18 апрель көнне "Янаул" ҖЧҖ басуларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында язгы чәчү чорында хәл ителәсе көнүзәк мәсьәләләргә тәгаенләнгән гамәли сөйләшү узды. Биредә янә җир эшкәртүнең технологик таләпләре искәртелде, эш барышында һәр басуның, һәр чәчеләсе мәйданның үзенчәлеген исәпкә алып хезмәт кую зарурлыгы ассызыкланды. Семинарда катнашучылар...

18 апрель көнне "Янаул" ҖЧҖ басуларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында язгы чәчү чорында хәл ителәсе көнүзәк мәсьәләләргә тәгаенләнгән гамәли сөйләшү узды. Биредә янә җир эшкәртүнең технологик таләпләре искәртелде, эш барышында һәр басуның, һәр чәчеләсе мәйданның үзенчәлеген исәпкә алып хезмәт кую зарурлыгы ассызыкланды.
Семинарда катнашучылар "Янаул" басуларында кайнаган эшне, чәчү барышын күзәтте. Киңәшмә узган көнгә биредә солы культурасын 40 гектардан артык мәйданда чәчкәннәр иде. Шул ук мәйданда бодай бөртекләре дә җир куенына иңдерелгән. Алдан төзекләндереп әзерлек сызыгына куелган 12 агрегатның 3се чәчүдә, калганнары күпьеллык үләннәргә ашлама кертү, өстәп чәчүдә, культивациядә хезмәт куя.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 апрель көненә алынган оператив мәгълүматларда күренгәнчә район буенча язгы чәчүгә тәгаенләнгән 11760 тонна орлыкның 5938 тоннасы, ягъни уртача 50 проценты агуланган. Минераль ашламалар белән тукландырасы 6008 гектардагы күпьеллык үләннәрнең әлегә яртысында гына эш башкарылган, 17811 гектар көзге культураларның 870 гектар мәйданы тукландырылган. Бүгенге көндә шактый хуҗалыкларда язгы чәчү башланып китте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев