Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп уздыру – алдагы бурыч

Язгы кыр эшләренә керешкәнче, традицион рәвештә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык рәисләре, баш агроном, инженер, икътисадчылар, җирлек башлыклары, фермерлар белән җыелып, районыбызда җитди сөйләшү уздырыла. Быел әлеге чара - агро-экономик конференция, 10 апрель көнне район мәдәният сараенда үтте. Төп доклад белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов чыгыш ясады....

Язгы кыр эшләренә керешкәнче, традицион рәвештә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык рәисләре, баш агроном, инженер, икътисадчылар, җирлек башлыклары, фермерлар белән җыелып, районыбызда җитди сөйләшү уздырыла. Быел әлеге чара - агро-экономик конференция, 10 апрель көнне район мәдәният сараенда үтте.
Төп доклад белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов чыгыш ясады.
Җыелыш барышында быелгы язгы чәчүнең үзенчәлекләре, аңа әзерлек эшләре, орлыкчылыкта өстенлек иткән сортлар, җир эшкәртүдә игътибар сораучы мәсьәләләр хакында тәфсилләп өйләшү булды.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ә.Сәрвәров үз чыгышында югары сыйфатлы орлыкларның югары уңышка нигез булачагына басым ясады, арыш, язгы һәм көзге бодай, арпа, борчак культуралары арасыннан районда булдырылырга тиешле сортларны атады.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Н.Сәлимгәрәев март ахырында хуҗалыкларда оештырылган техникаларны караулар нәтиҗәләре белән таныштырды, эш башлангач, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен үтәлергә тиешле техника куркынычсызлыгы таләпләренә тукталды.
Шунысы игътибарга лаек, районыбызның соңгы елларда зур уңыш алуына китергән төп технологик алымнар булып яңа сортлар һәм югары репродукцион орлык чәчү, агулап чәчү, чиста басулар һәм чәчүлекләрне тамырдан тукландыру тора.
Нинди генә һава шартларына да без әзер булырга тиеш. Язгы кыр эшләренә тотыныр вакыт җитте. Аны оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп уздыру - алдагы бурыч.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев