Актаныш

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры булыр, ди халык. Әлеге сүзләрнең никадәр хакыйкатькә туры килеп бетүен бүген ачык кына күзаллап булмый әле. Шулай да, күңел яхшыны өмет итә. Соңгы елларда үзгә табигать шартларында халык сынамышларының бик туры килеп бетмәве дә җанга бераз җылы өсти. Хәер, яз ничек кенә...

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры булыр, ди халык. Әлеге сүзләрнең никадәр хакыйкатькә туры килеп бетүен бүген ачык кына күзаллап булмый әле. Шулай да, күңел яхшыны өмет итә. Соңгы елларда үзгә табигать шартларында халык сынамышларының бик туры килеп бетмәве дә җанга бераз җылы өсти. Хәер, яз ничек кенә килмәсен, аңа бар яктан да әзер булу зарурдыр.
Әлеге нияттән, 27 март көнне "Ташкын" хуҗалыгында район хуҗалыкларының баш белгечләре, амбар эшчеләре катнашында һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитәкчелегендә гамәли сөйләшү узды. Биредә янә бер кат орлык агулау хезмәтенең үзенчәлекләре, агу-химикатлар белән эшләүгә куелган таләпләр, хезмәт куркынычсызлыгы, хезмәт хакларына билгеләнгән тәкъдимнәр һәм башка мәсьәләләр искәртелде. Эш кешесенә уңай шартлар тудыру да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә, үрнәк буларак, "Ташкын" хуҗалыгының амбарындагы ял бүлмәсе күрсәтелде. Әлбәттә, мондый урынны булдыру бер хуҗалыкка да матди авырлык тудырмый, шуңа да һәр җирлектә дә алар иртәме-соңмы булыр дигән өмет бар. Алга таба сөйләшүдә орлык агулау агрегатларына, агу сиптергечләрнең әзерлеге һәм төзеклегенә дә зур игътибар бирелде. Киңәшмәнең пленар өлеше исә Иске Байсар авылының мәдәният йортында дәвам итте.
Язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләсе хуҗалык җитәкчеләре катнашында шул ук көнне "Әнәк" агрофирмасының Түке бүлекчәсендә узган киңәшмәдә дә кызыл җеп булып сузылды.
Инде шактый мәйданнар кардан ачылып килә. Язның җылы кояшы астында мыек төрткән уҗымнарны да тукландыруны башлап җибәрү зарурдыр. Район буенча быел язгы кыр эшләрен 88123 гектар мәйданда башкару ниятләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, әлегә физик авырлыкта 4197 тонна төрле сыйфатлы ашлама тупланган (1 гектарга 16,3 килограмм тәэсир итү көчендә). Җир ашын 1 гектарга 50 кг тәэсир итү көченнән дә ким булмаган күләмдә булдыру зарурлыгын исәпкә алсаң, бу әле ихтыяҗның аз өлеше генә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, март аеның соңгы көннәрендә республиканың берничә районында уҗымнарны тукландыру хезмәте башланып китте. Бу хезмәт 30 март көненә республика буенча 5700 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән, Азнакай районында - 2600, Сарман районында - 2300, Түбән Кама, Минзәлә, Алексеевск районнарында 200-300 гектар көзге культуралар мәйданы бәрәкәтләндерелгән

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: