Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры - язгы чәчүгә дә вакыт кыска калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте, һәм аның тәүгесе хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында "Чишмә" хуҗалыгында узды. Әлеге өлкәдә таләпләр елдан-ел катгыйлана. Авыл хуҗалыгы техникасы...

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры - язгы чәчүгә дә вакыт кыска калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте, һәм аның тәүгесе хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында "Чишмә" хуҗалыгында узды.
Әлеге өлкәдә таләпләр елдан-ел катгыйлана. Авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле юл фаҗигаләре, кызганыч, еш кабатлана. Саннарга гына игътибар итсәк тә, соңгы 14 ел эчендә генә төрле сәбәпләр арасында (трактор астында калып, юлдан төшеп китеп, электр линияләренә эләгеп, башка саксызлык нәтиҗәсендә) механизаторларның үлеме белән төгәлләнгән 207 фаҗига теркәлгән. Әлеге саннар бары тик коры хакыйкатьне генә билгели. Аларда кеше язмышы, югалту ачысы, гаиләләргә килгән бар кайгы-хәсрәтләр дә чагылмый. Төптән уйласаң, ел саен язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында ике дистәгә якын кеше һәлак була дигән сүз. Төзек булмаган яисә тиешле таләпләргә туры килеп бетмәгән техника белән юлга чыккан механизаторлар гаебе белән килеп чыккан юл фаҗигаләрендә гомерләре өзелгәннәрнең саны исә тагын да күбрәк.
- Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник күзәтүләр дә шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат - тагылма коралларның, габариттан тыш техникаларны юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз системасының төзеклеген тәэмин итү, - ди район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов. Шулай ук, ул тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады. Әлеге сүзләрне куәтләп:
- Үзегезнең генә түгел, юл йөрүче башкаларның иминлеге дә сезнең кулда. Шуңа да бу катгый таләпләрнең берсе, - дип искәртте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Сер түгел, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә, яисә авыру, үзен начар хис иткәннәр юлда зур куркыныч тудыра. Төнгелектә утсыз йөргән авыл хуҗалыгы техникасы да еш кына ЮХИДИнең хәвефле хәбәрләрендә урын ала.
Даими медицина күзәтүенә килгәндә, әлеге өлкәдә хуҗалыкларда башкарасылары шактый әле. Бүгенге көндә "Таң", "Чишмә", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда гына тиешле рәвештә оешкан ул. "Чишмә" хуҗалыгында медицина күзәтүе өчен ягулык-майлау станциясендә махсус бүлмә булдырылган. Һәр шофер, механизатор техникага утырганчы тикшерү уза. Аларны теркәп барыр өчен махсус журнал да бар. Хәер, ул гына түгел, эш кешесе өчен дә шартлар тудырылган: һәр механизаторга махсус яктылыкны чагылдыручы элементы булган кием булдырганнар. Ул киемдәге кешене ерактан шәйләп була, киңәшмәдә катнашучылар арасында чишмәлеләр "Менә мин!" дип ерактан балкып тордылар.
Нинди генә эшне алма, авыл хуҗалыгында вак мәсьәлә дигән төшенчә була алмый. Һәр чорның үз таләпләре, һәр эшнең үз тәртибе бар. Фаҗигаләргә юл куймый, һәркемгә дә язгы-кыр эшләрен исән-имин башкарып чыгарга насыйп булсын. Хәерле сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев