Югалтуларсыз җыйнап алырга язсын
Басуларда мул булып игеннәр өлгерде. Талгын җилдә тибрәлгән башаклар шавы муллык вәгъдә итә. Хәзер аларны түкми-чәчми җыйнап алу төп бурыч булып тора. Район хакимияте бинасында журналистлар катнашында узган чираттагы брифинг та шул темага багышланды.
Урып-җыю эшләренең барышы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды.
-Районда урып-җыю эшләре башланып китте. Район буенча 44383 гектарда бөртеклеләрне, 6904 гектарда техник культураларны җыеп аласы була. Игеннәр карап торышка мул уңыш вәгъдә итә. Аеруча уҗым культуралары бик матур күренәләр. Бүгенге көндә “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары 200 гекатрга якын мәйданда арпа суктырып карадылар. “Таң”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар көзге бодай культурасын сугу белән шөгыльләнә. Гектарына 60 центнерга якын уңышы чыга. “Нигез”, “Башак”, “Тамыр”, “Чәчер”, “Чишмә” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасмы борчак мәйданнарын ега.
Узган атнада район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгны һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле белән берлектә барлык комбайннарны алты урында суктырып, быелгы урып-җыюга әзерлеген карадык. Урып-җыюда катнашасы 93 комбайнның 83е әйләндереп каралды. Төрле сәбәпләр белән унысын суктырып карый алмаган идек, әмма соңыннан аларны да карадык. Комбайннар урып-җыюга тулысынча әзер дип әйтәбез. Кыр корабларын яхшы әзерләгән 48 комбайнчыга берәр мең сум күләмендә, теоретик белемнәре яхшы булган тугыз комбайнчыга бишәр мең сум күләмендә район башлыгының премияләре тапшырылды.
Быелгы урып-җыюга биш яңа комбайн өстәлде. Болар: “Актаныш” агрофирмасында – Торум, “Башак” хуҗалыгында шулай ук Торум, “Әнәк” агрофирмасында өч Акрос-595 комбайннары. “Чәчер” хуҗалыгына да зур егәрлекле Акрос-595 комбайны кайтачак.
-Быел комбайннарга ниндиерәк йөкләнеш туры килә?
-Комбайннарга туры килгән йөкләнеш түбәндәгечә: “Нигез” хуҗалыгында бер комбайнга 292 гектар, “Башак” хуҗалыгында – 500, “Нур”да – 775, “Чишмә” хуҗалыгында – 358, “Тамыр” да – 615, “Таң”да - 372, СПСК “Агыйдел”дә – 664, “Наратлы”да – 317, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта – 535, “Әнәк” агрофирмасында – 538, “Ташкын”да – 388, “Саф”та – 564, “Алга” да – 676, “Эконом”да – 850, “Чиялек”тә – 450, “Чәчер” хуҗалыгында – 588, “Актаныш” агрофирмасында – 771, “Чишмә” агрофирмасында 230 гектар туры килә. Район буенча бер комбайнга уртача 570 гектар туры килә. Күрәсез, йөкләнеш төрле хуҗалыкта төрлечә. Бер хуҗалыкның комбайны әкрен генә эшләгән, сыйфатлы итеп иген суктырган вакытта, бер комбайнга 700-800 гектар мәйдан туры килгән хуҗалык комбайны басудан ун километр тизлек белән чабарга тиеш була. “Нигез” хуҗалыгының тәҗрибәсен уңай бәяләргә кирәк. Узган ел аларның ике комбайны урып-җыюның башыннан ахырына тикле 5 километр тизлек белән йөрделәр. Бер комбайннары 8 километр тизлек белән эшләде. Әкрен йөргән ике комбайн артыннан басуы да чип-чиста, артыннан шытып та чыкмады. Ә тиз йөргәненең артыннан ямь-яшел булып шытты. Җирен эшкәрткәч тә яшелләнеп чыкты. Саламы да шытты. Шуңа күрә комбайннарның тизлегенә игътибар итәсе була. Зур йөкләнеш булган хуҗалыкларга комбайннарын иртәрәк чыгарып, соңрак кайтуны оештырырга кирәк була. Чүпле, егылган басуларны теземнәргә салмыйча алып булмый, шуның өчен еккычларның алым киңлеген карап бетерергә кирәк.
Урып-җыюлар соңара башлагач, югалтулар да арта. Дымлылык югары дип комбайннарны кертмичә тоткарлап торган очраклар да бар. Ә яңгырлар сибәли башлагач, комбайннарны куабыз.
-Кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?
-Кадрлар белән тәэмин ителешкә килгәндә, күп кенә комбайнчылар үзләренә ярдәмчеләр алдылар. 16-17 яшьлек егетләрне әти-әниләренең рөхсәте белән комбайн ремонты слесаре итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Ә комбайн йөртү таныклыгы булганнарны алмаш комбайнчы итеп рәсмиләштерергә була. Яшь егет комбайнга утырып, аның тузанын татып карамый торып, киләчәктә комбайнчы була алмый. Шуңа моңа якын килеп эшләргә кирәк.
Басулардан икмәк ташу өчен хуҗалыкларда җитмеш өч КамАЗ, сигез ЗИЛ, унлап ГАЗ-53 машинасы әзерләнде. Җитешмәгән очракта шәхси машинасы булганнарны җәлеп итәбез. Узган ел шундый 54 кеше шәхси машинасы белән икмәк ташуда катнашкан. Барысына да бер таләп - икмәкләрне чәчмичә ташу. Икмәк кабул итү пунктына илткәндә машиналарны япкычлар белән тәэмин итеп бетерәсе була.
-Урып-җыю чорында ындыр табагы аллары да зур роль уйный.
-Кайткан икмәкне киптергеч аша урнаштырып баручы ындыр табагы хуҗалыклары да урып-җыюга әзерләнелде. Алар юып, чистартылды, дезинфекцияләр ясалды. Мәктәпләрдә, авыл җирлеге советларында эшләүче хатын-кызлар икмәк көрәүгә җәлеп ителделәр. Аларга да инструктаж үткәрергә кирәк була.
Рәфит Мирзаһитов, районның баш агрономы:
-Бүгенге көндә өч хуҗалык икмәк суга. Аның сыйфатына килгәндә, иң элек дымлылыгын карыйбыз. Ул 18 проценттан алып, 23 процентка тикле. Уңышына килгәндә, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта көзге бодай гектарына уртача 56 центнер чыга. “Актаныш” агрофирмасында арпа гектарына уртача 60 центнерга якын, “Таң” хуҗалыгының көзге бодае гектарына уртача 40 центнерга якын уңыш күрсәтә.
Алдан ук июльнең 20-25ләре арышка төшәбез дип фаразлаган идек. Ул шуңа туры килде дә. Урып-җыю бер елны да җиңел бирелми. Зур егәрлекле техника булса да, табигать шартлары комачауларга мөмкин. Күреп торасыз, урыны-урыны белән яңгырлар ява. Бу икмәкнең дымлылыгына китерә. Әмма яңгыр ява дип эшне туктатырга кирәкми. Чөнки яңгыр бер басуда яварга, икенчесендә яумаска да ихтимал. Соңгы елларда күп кенә хуҗалыкларда икмәкне чистарту һәм киптерү җайланмаларының артуы да эшкә уңай этәргеч бирә. “Әнәк” агрофирмасы зур егәрлекле икмәк киптерү җайланмасы урнаштырды. Ул бөтен икмәген диярлек үзендә саклау мөмкинлеге бирә. Көзге бодайларны җыйнауны соңартмаска кирәк. Соңга калса, ул бик нык коела. Табигать шартлары мөмкинлек бирсә, көне-төне эшләүне оештыру зарур.
Яз көнге салкын булгач, кукуруз башта үсә алмый торды. Көннәр җылынгач, ул көн саен бер карыш үсте. Бөртек өчен чәчелгән төрләренең ике метр ярым озынлыктагылары да бар.
Күпьеллык үләннәрнең беренче катын алып бетердек. Хәзер икенче каты җитешеп килә. Аларның күпчелек өлешен печәнгә алырга дип сөйләштек. Икенче катын алгач, картайган участокларын яңартуны да планлаштырырга кирәк.
2021 ел өчен көзге чәчүгә дә үз вакытында керешү мөһим. Чөнки көзге культураларның уңышы ничә ел рәттән инде югары була. Бу эш оештыру өчен дә кулай. Аларны алдан җыйнап була. Шуның өчен быел бөртекле культуралар мәйданының 40 процентына көзге культуралар чәчәргә дигән бурыч куябыз. Бүгенге көндә хуҗалыклар моның өчен җир әзерлиләр. 6 мең гектарга якын җир әзерләнде. Көзге культураларны 17-18 мең гектар тирәсе чәчү планлаштырыла. Хәзер элеккеге кебек эшкәрттең дә, чәчтең, түгел. Тәрбияләп чәчсәң генә аннан уңыш алып була.
Ун мең гектардан артык мәйданда берьеллык үләннәр игелә. Аларны тиз көндә сенажга алып бетерергә, җирен эшкәртергә кирәк.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүген бер шартлы терлеккә 19 азык берәмлеге азык әзерләнде. Әле кукурузны аласы, печән әзерлисе бар. Шуларны кушкач, бер шартлы терлеккә 30-35 азык берәмлеге азык булыр дип әйтәсе килә. Урып-җыюларны исән-сау, югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгарга язсын дигән теләктә калам.
Роспотребнадзорның Актаныш районы буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова кырда эшләүчеләрне кайнар аш белән тәэмин итүдәге таләпләр хакында искәртте:
-Коронавирус пандемиясе сәбәпле, ашханәләргә куелган таләпләр катгыйланды. Көне-төне хезмәт куйган механизаторларның сәламәтлеген тәэмин итү буенча яз көне куелган таләпләр саклана. 15 июльдән башлап, механизаторларны бина эчендә дә ашату рөхсәт ителә. Әмма дүрт квадрат метрга бер кеше исәбеннән, сыешлылыгын 50 проценттан арттырмыйча, бер өстәл артында дүрт кешене утыртып ашатырга була. Пешекчеләр барысы да гигиена таләпләрен үтәп битлек, перчаткалардан эшләргә тиешләр. Китерелгән ризыкның сыйфатын раслаучы документлары булырга, яраклылык вакыты чыкмаган булырга тиеш. Кырга китәсе савыт-сабаларны да дезинфекцияләү зарур. Механизаторларыбыз арасында эчәк, инфекция, GOVID-19 авыруын булдырмау максатыннан әлеге таләпләрнең үтәлүе шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев