Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Үзенчәлекле туфрак та куркытмый

“Наратлы” хуҗалыгы игенчеләре чәчүне 10 апрель көнне башлаганнар иде. Һава торышы мөмкинлек биргән саен алар орлыкларны җир куенына иңдерү белән шөгыльләнә.

 

Хуҗалыкның 2435 гектар сөрем җирләре булып, шуның 1000 гектарында бөртекле, 1435 гектарында терлек азыгы чәчелә. -Безнең 1550 баш терлек бар. Нигездә игенчелектә терлекчелекне алып бару өчен эшлибез. Бөртекле культураларны артык күп чәчмибез. Үзебезгә җитәрлек күләмдә орлыкка салу һәм фураж өчен генә. Терлек азыгы өчен кукуруз , 800 гектар мәйданда күпьеллыклар, 248 гектарда катнаш азык, 250 гектар мәйданда берьеллыклар чәчелә, -диде хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Латыйпов.

Озак еллар агроном булып эшләү дәверендә Рәшит абый җирлекнең барлык нечкәлекләрен дә ныклап өйрәнгән. Эшне дә шуңа нигезләнеп алып бара. Алдан ук бер гектарга тәэсир итү көчендә 70 килограмм исәбеннән ашлама туплап куйганнар. - Туфракның үзенчәлекле булуын исәпкә алып, бөртеклеләрнең күпчелеген көздән чәчеп калдырырга тырышабыз. 650 гектарда көзге культуралар чәчелде. Аның 200 е яздан терлеккә ашату өчен, 450 гектары бөртеккә. Көзге бодайны 320, арышны 130 гектар чәчтек

Уҗымнар әйбәт кенә кышлап чыкты дип сөенә агроном. Арыш һәм көзге бодай йөз процент тукландырылган. Хәзер үзләренең агу сиптерү җайланмасы белән төрле микроэлементлар кушылган катнашмадан өстән тукландыра башлаганнар. Әлеге эшне Рәмзил Галимов МТЗ-82 тракторына ОП-2000 агрегаты тагып башкара. Аңа суны ГАЗ-53 машинасы белән Илсур Галимҗанов ташый. Чәчүгә керешер алдыннан Зимфира Гәрәева җитәкчелегендә Рамил Сөләймәнов, Нурсил Хурамшин, Разим Кашаповлар орлыкларны да ике-өч төрле компанентлар, микроэлементлар кушып агулаганнар. Хуҗалыклар орлыкларның барысы да агулап чәчелә.

-Чәчүне 10 апрель көнне башладык. Минем тәҗрибәдә иң иртә чәчүне башлаган көн 13 апрель бар иде. Ул елны җылы килгән иде. Быел салкын әле. Чәчкән орлыклар әлегә тишелми, -ди агроном. Иң элек алар 40 гектарда солының “Всадник”, 35 гектарда арпаның “Памяти Чепелева”, 30 гектарда борчакның “Юбиляр” сортын чәчеп куйганнар. Болары яңа сортлар. Шуңа аларны аерым чәчтек, дип аңлаттылар. Быел чәчүдә өч агрегат эшли. Барлык механизаторларыбыз да тәҗрибәле, үз эшләренең осталары, ди җитәкчеләре. Гәрәй бригадасында Илдус Нуртдинов агрегаты Great Plains чәчкече белән катнаш азык чәчә. Аңа орлыкны Камаз машинасы белән Филүс Кәбиров, ашламаны шулай ук КамАЗ машинасы белән Рафак Кашапов ташый. Алдан җирне Мансур Хәбиров культивацияләп, әзерләп бара.

Чалманаратта Назыйм Нуретдинов агрегаты ДТ-75 тракторы белән арпа чәчә. Аңа КамАЗ машинасы белән Лемар Ханнанов орлык ташып тора. Шәбез бригадасындагы егетләрнең эшчәнлекләрен үзебез якыннан күзәттек. Биредә Фидәес Исламов агрегаты эшли. -1980 елдан бирле шушы җирлектә хезмәт куям. Менә 25 нче сезон чәчүгә кердем. Тулысынча әзерлек белән язгы кыр эшләренә керештек. Быел һава торышы бик уңай түгел. Көн дә җил, салкын. Шулай да эшлибез, тырышабыз. Бүген арпа чәчәбез. Көнлек норма 38 гектар. Аны арттырып үтәргә тырышабыз. Барыбыз да сәламәт булып, чәчүне төгәлләргә язсын, -ди тәҗрибәле механизатор.

Аңа алдан җирне Диларис Исламов культиватор белән әзерләп бара. Илдар Исаев ГАЗ-53 машинасы белән орлык, Рафаэль Яппаров шулай ук ГАЗ-53 машинасы белән ашлама ташып тора. 21апрельгә алар инде 160 гектарда арпа, 100 гектарда катнаш азыкны чәчкәннәр. -Бер яңа чәчкеч алган идек. Шуны килеп көйләп бирсәләр, дүртенче бригада да чәчүгә чыгачак. Бу, безгә өстәмә көч булачак. Әлеге чәчү комплексына чәчүчеләр кирәк булмый. Димәк эшчеләргә дә хезмәт җиңеләя дигән сүз, -ди Рәшит Латыйпов. Хезмәткәрләргә тукландыру оештырылган. Саклану чаралары күрелгән. Чәчү тиз көннәрдә тәмамларбыз дигән өметтә калабыз, дип озатты алар безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев