Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Актаныш районы комбайннары урып-җыю кампаниясенә әзерме? (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Басуларда күкрәп иген үсте. Алар мул башаклары белән сөендерә. Алда - урып-җыю эшләре. Быелгы уракка Актаныш районы 110 кыр корабы белән керәчәк.

Алда торган  зур урып-җыю кампаниясе Актаныш игенчеләрен янә бер тапкыр сынаячак – тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз гына алтын бөртекләребезне җыйнап булырмы, “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исемгә тап төшермәбезме? Быелгы урып-җыю чоры шушы сорауларга да ачыклык кертәчәк. 

Комбайннарның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү максатыннан быел да Актанышта комбайннар парады киң масштабта оештырылды. 

Район буенча берничә карау мәйданына  китерелгән кыр корабларына бәяне  Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия бирде.  Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде: комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына да игътибар ителде. 

Район хуҗалыклары тарафыннан әзерлек сызыгына куелган техникаларны гамәли яктан да тикшереп карады комиссия. Беренчеләрдән  булып брезент келәмгә Чәчер хуҗалыгының 3 кыр корабы бастырылды. Комбайннан бөртекләр коелмыймы икәнлеген ачыклау өчен ургычына салам, чиләкләп бодай салып, ашлыкны суктыртып карадылар. Комбайн эшләүдән туктагач, аска җәелгән брезент келәмгә коелган бодайның күләмен ачыкладылар. 

Шунда ук беррәттән машина йөртү хокукының сроклары, медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы барланды. Калган комбайннар  да шул рәвешле имтихан тотты. 

Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов урында ук 2000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев