Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Зәйдәге печән фестивалендә актанышлылар сынатмады!

29 июль көнендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узды. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителде. «Сенофест» чарасының төп максаты - авыл яшьләренең ялын төрлеләндерү һәм аларны авыл җирлекләренә җәлеп итү. - Бу фестивальне уздыру идеясе кырда, печән җыйганда, барлыкка килде. Минем тормыш иптәшем кырда...

29 июль көнендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узды. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителде.
«Сенофест» чарасының төп максаты - авыл яшьләренең ялын төрлеләндерү һәм аларны авыл җирлекләренә җәлеп итү.
- Бу фестивальне уздыру идеясе кырда, печән җыйганда, барлыкка килде. Минем тормыш иптәшем кырда төшкән фотосында печән кибәннәре Мисырдагы пирамидаларга охшаган иде. Шул вакытта миңа "Ни өчен әле шундый фестиваль уздырмаска?" дигән идея килде, - дип сөйли Аграр яшьләр берлегенең Зәй районы бүлеге рәисе урынбасары Диләрә Шувалова.
Фестивальгә әйләнеп кайтсак, әлеге чарада барлыгы 16 команда катнашты, алар арасында Актаныш командасы да бар иде.
Районыбыз командасы «Сенофест»та алтынчы урынга ия булды. Печән чабучылар ярышында "Әнәк" агрофирмасыннан Иршат Нәбиев дәрәҗәле беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев